ТАЗА ТОРМЫШТА ЯШИК

Ел саен күп илләрдә СПИД авыруыннан вафат булучыларны искә алу көне билгеләнеп үтелә. Быел ул 20 май көненә туры килә. Миллионлаган кешеләр бу көнне шушы мәкерле авырудан вафат булганнарны искә алып төрле чаралар оештыралар.
СПИД чире барлыкка килгәннән башлап күзәтүләр дәвамында Башкортстан Республикасында ВИЧ-инфекцияле 13154 кеше ачыкланган һәм 2542 кеше шушы авырудан вафат булган.
2012 елның башыннан республикада ВИЧ-инфекцияле 553 кеше ачыкланган һәм үлүчеләр саны 105кә җиткән. 2011 елда безнең районда ВИЧ-инфекцияле 12 кеше теркәлгән, ә агымдагы елның 31 мартына бу инфекция 16 кешедә табылган.

Эпидемияне тоткарлауга салынган көчләргә карамастан, республика халкы иминлегенә куркыныч янавы кимеми. ВИЧ-инфекциясенә каршы стратегик мәсьәләләрне чишү максатыннан яшьләрнең сәламәтлеген саклау, наркоманияне профилактикалау, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәйле чаралар үткәрелә. Кешегә наркотикларның беренче дозасын татып карау мөмкинлеген бирмәү — бөтен җәмгыять, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, ата-аналарның бурычы. Саулыкны саклау, тирә-якка саклык белән карау теләге һәр кешенең аңында тәрбияләнергә тиеш.
Русиядә соңгы елларда наркомания киң таралды, аеруча ул яшьләр арасында күзәтелә. Бүген үсмерләргә наркотикларны урамда, төрле дискотекаларда, хәтта мәктәпләрдә дә тәкъдим итүчеләр табыла.

Наркоманның шприцы—ВИЧ-инфекциясен таратуның иң гади ысулларының берсе. Бу инфекция белән авырган кеше кулланган шприцны башка берәү кулланса зарарлану куркынычы күпкә арта.
Әгәр сез балагызның наркотиклар куллануы турында шикләнсәгез, аңа бернәрсә белән дә янамагыз, җәзаламагыз, мораль укымагыз. Сезнең әлеге эшләрегез кире реакция бирергә мөмкин. Киресенчә, аңа хәстәрлек һәм игътибар бүлегез. Шул ук вакытта үзегезнең шикләрегезне тикшерегез. Кешедә наркотик куллануның билгеләре: кәефнең кисәк үзгәрүе, алкоголь кулланмаса да исерек кеше кыяфәтендә булу, телмәрнең тоткарлануы, күзләр кызару, киңәю яисә кысылу. Тәндә укол эзләре, өйдә бәләкәй калаклар, куык, билгесез таблетка һәм порошокларның барлыкка килүенә игътибар итегез.

Бу очракта наркологка мөрәҗәгать итми һич ярамый. Наркотикларга бәйле кешеләргә чит итеп түгел, ә бәлагә тарыган, ярдәмгә мохтаҗ кешегә караган кебек мөнәсәбәттә булырга кирәк.

Кави СИРАЕВ,
врач-инфекционист.