ТАГЫН ДА ЯНГЫННАР ТУРЫНДА

Узган елда районда 26 янгын очрагы теркәлгән иде. Янгыннарда 2 кешенең гомере өзелде, травма алучылар булмады. Бәхетсезлек очраклары халыкка 1 932 000 сумлык зыян китерде.
Агымдагы елда янгыннарга бәйле хәл тагын да киеренке.

Дүртенче февраль көненә китерелгән мәгълүматлардан күренүенчә, район территориясендә 4 янгын очрагы теркәлде, 2 кеше янгыннарда һәлак булды, бер кеше травма алды. Барлык күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелүен истә тотып, районның янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Булат Радим улы ХӘСӘНОВКА берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

—Булат Радимович! Сүзне бәхетсезлек очрагына китергән төп сәбәпләрдән башлыйк әле.

—Тикшерүләр күрсәтүенчә, узган елда теркәлгән янгын очракларының сәбәпләре беренче чиратта, ут белән саксыз эш итү (2 очрак), җылыту мичләренең төзек булмавы (3 очрак) булса, икенчедән, ут төртү (5 очрак), электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу яки аларның төзек булмавы (11 очрак), көйрәткәндә саксызлык (3 очрак), транспорт средствосын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуга (2 очрак) бәйле.

—Янгыннар күпчелек нинди объектларда „баш калкыта”?

—Анализ күрсәтүенчә, узган елда иң күп очрак (12) йорт яны корылмаларына һәм торак йортларга (8 очрак) туры килә. Янгыннарда өч автомобиль, файдаланылмаган бина, магазин бинасы һәм печән эскерте зыян күрде...

—Бәхетсезлек очракларын авыл биләмәләре буенча караганда, нинди картина күз алдына баса?

—Егерме алты очракның уналтысы -Иске Балтач, өчесе — Шәвъяды, ике очрак — Иске Янбай һәм тагын да Түбән Карыш, Түбән Сикияз, Көнтүгеш, Сәйтәк, Тушкыр биләмәләрендә берәр очрак теркәлде.

—Инде, Булат Радимович, агымдагы елдагы бәхетсезлек очраклары турында сөйләшүгә күчик...

—Ел башыннан Югары Янактай һәм Иске Балтач авыл биләмәләрендә дүрт янгын очрагы теркәлде. Түбән Янактай авылында кеше үлеме белән тәмамланган янгын очрагының сәбәбе көнкүрештәге электр приборын техник куллану кагыйдәләрен бозуга бәйле. Янгын калдыкларын сүткәндә, 1938 елда туган йорт хуҗасы ханымның гәүдәсе табылды. Бу янгында янә бер ханым тән җәрәхәте алды.
Гыйнвар аенда Иске Балтач авылында мунча миченең төзек булмавы нәтиҗәсендә ут кабынып китә һәм арытабан янгын телләре хуҗалык сараена үрли... Дүрт көн үтүгә янә Иске Балтач авылында абзар янды. Алдан үткәрелгән тикшерүләр буенча, бу очракның сәбәбе ут төртүгә бәйле.
Тушкыр авылындагы янгын очрагы кеше үлеме белән тәмамланды. Янгын чыгуга китергән сәбәп көнкүрештә кулланыла торган бензин җайланмасын файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле. Янгынны сүндергәндә 1958 елда туган йорт хуҗасының янган мәете табылды...

—Теге яки бу авылда „кызыл әтәч” баш калкытканда хәбәр бүлекчәгә оператив рәвештә килеп җитәме?

—Хәбәр итәләр. Тик шунысы борчуга сала — шалтыратучы: „Центральная урамында янгын”, яки „Мишкәдә янгын!” — дип хәбәр итә дә, трубкасын сала. Кайсы авылда ул Центральная урамы, тулы адресы ничек, нәрсә яна? Анысын әйтмиләр. Мишкә турындагысы да табышмак булып кала — нинди Мишкә ул, Мишкә авылымы, Мишкә районымы? Һәр секунд хәлиткеч мәлдә хәбәр төгәл җиткерелсә, безнең хезмәткәрләргә дә уңайлы булыр иде. Моңа игътибарлы булу кирәк.

—Булат Радимович, соңгы елларда авылларда ирекле янгын сүндерү дружиналары булдыру турында күп сөйләнелә. Гамәлдә бу эш ничек тора? Янгын очракларында әлеге дружина әгъзалары аны сүндерүдә катнаштымы?

—Соңгы очрактан тыш, барлык янгыннарда да ирекле янгын сүндерү командалары катнашты. Егерме сигезенче гыйнвар көнге янгында ирекле янгын сүндерү командасы катнаша алмады. Сәбәбе — автомобильнең төзек хәлдә булмавы. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл биләмәләрендә булган су чыганакларына, пирсларга үтү юллары юк, алар кардан вакытында тазартылмыйлар.
Янгыннар турындагы хәбәрләрне тикшергәндә халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәтү һәм бу эшне тикшерү авыл биләмәлерендә исем өчен генә үткәрелүе билгеләнде. Раслый торган документлар юк. Уңышсыз гражданнарның исемлеге алып барылмый. Торак сектор ирекле янгын сүндерү формированиеләре һәм авыл биләмәсе Советы депутатларына теркәлмәгән.
Янгыннарны профилактикалау эшендә күзәтчелек итү органнары тарафыннан да, авыл биләмәләре тарафыннан да җитешсезлекләргә юл куелды. Бу эшкә биләмә башлыкларының формаль карашы шуннан гына да ачык күренә: халыкны укыту буенча документларны сораган очракта (янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре каралган халык җыеннарының протоколлары һәм башкалар) аларның тиешле күләмдә тутырылмаганлыгына инанасың. Биләмә башлыкларының күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенә юллаган профилактик эш буенча мәгълүматлар отчёты чынбарлыкка туры килми, эшне раслый торган документлар китерелми.

—Мондый катлаулы хәлдән нинди юллар белән чыгып була соң?

—Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып шуны әйтә алам: район Хакимиятенең күзәтчелек итү органнары, полиция хезмәте, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр бүлегеннән белгечләрне туплап эшче комиссия булдырырга, янгыннарга бәйле һәм, гомумән, һәлакәтле вакыйгаларга кагылышлы иң авыр хәл килеп туган барлык авыл биләмәләре буенча профилактик рейдлар үткәрергә кирәк. Бу эш гражданнарның гадәттән тыш хәлләрдән саклану хәлен объектив бәяләргә ярдәм итәчәк. Шундый ук комиссияләрне авыл биләмәләрендә булдыруның ярдәме тоемлы булыр иде.