ТАГУН КИЛСӘ—ЭШ ХАРАП

Дуңгызларның Африка тагуны авыруын африка бизгәге, көньяк африка тагуны, монтгомери авыруы дип тә атыйлар. Чир беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Чирне үткәрү формаларының тиз үзәрүе Африка тагунының эпизоотологик үзенчәлеге булып тора. Авыру каты формада үткәндә дуңгызлар тулысынча һәлак була. Шулай ук чирнең хроник формасы күзәтелә. Инфекция йөрткән дуңгызда тагунның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Аның ничек таралуын алдан фаразлап булмый. Русиядә 16 урында дуңгызларның Африка тагуны белән авыруы теркәлде. Безнең республикага якын урнашкан Саратов һәм Ырынбур өлкәләрендә дә бу чирнең килеп чыгуы уяу булырга өнди.

Африка тагуны вируслы ДНК аша тарала. Вирус чирле малның канында, лимфасында, эчке органнарында һәм бүлендекләрендә очрарга мөмкин. Ул төрле температураларда чыдам. Туңдырганда һәм киптергәндә дә ул бирешми. Черегәндә (дуңгызларның мәетләрендә) ун атнага кадәр саклана. Бүлендекләрдә, чирле хайваннарның итендә, ысланган колбасада, туфракта һәм тирестә биш ай дәвамында һәм аннан да озаграк сакланырга мөмкин. 60 градус җылылыкта вирус 10 минут эчендә активлыгын югалта.

Табигый шартларда Африка тагунына төрле яшьтәге йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар бирешүчән. Вирус йөртүчеләр һәм чирле хайваннар инфекция чыганагы. Чирле хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган көтүлекләр, азык, транспорт чаралары чиргә йогу шартлары тудыра. Аш калдыкларын пешерми терлек азыгы сыйфатында файдалану шулай ук чир чыганагының таралуына булышлык итә. Чирле һәм үлгән дуңгызлар белән контактта булган кошлар, йорт һәм кыргый хайваннар, кимерүчеләр, талпан, чебен, бет һәм башкалар да тагунны күчерүче була ала.

Чирнең инкубация чоры организмга кергән вирус күләменнән һәм терлекнең торышыннан тора. Авыру бик тиз үткәндә дуңгызлар бернинди билгеләрсез үлә. Көчле тагун үткәндә дуңгызларның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Тын кысылуы күзәтелә. Танаудан канлы бүлендек ага. Кан катыш эч китүе, конъюнктивит күзәтелә. Терлек тиресендә миләүшә-кызыл төсендә таплар барлыкка килә. Басып уып караганда алар агармый Буаз дуңгызларның бала салуы мөмкин. Чирле дуңгыз боек булучан. Күпчелек вакытта ул аслыгына күмелеп ята. Торып йөрегән очракта тиз арый. Алпан-тилпән йөрүе күзәтелә. Аның башы салынып төшкән, коерыгы уралып тора. Мондый чакта дуңгызда сусау күзәтелә. Гәүдәнең арткы өлешендә кайбер очракта парезлар барлыкка килә. Шулай ук эренле коньюнктивит бу чирнең бер билгесе. 1-5 көннән соң мал үлә. Дуңгыз исән кала икән, африка чумасы хроник характерга күчә.

Африка чумасыннан үлгән дуңгызларны ярып караганнан соң шешенүләр, кан савулар, инфаркт күзәтелә. Йөрәк “сумкасында” күкрәк һәм арт як куышлыкларында сероз-фибринлы эксудат тупланмалары барлыкка килә. Африка чумасына диагнозны эпизоотологик мәгълүматлар, клиник, патологоанатомик һәм лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре нигезендә комплекслы рәвештә куялар.

Иң мөһиме чир чыганагы республикага, районга килеп керүенә киртә куярга кирәк.Чөнки тагунны дәвалау чаралары юк. Шуңа да чирле дуңгызлар һәм инфекция уртасында чирле маллар белән контактта булган терлекләр кан чыгарылмый юк ителәләр һәм яндырылалар. Шулай ук мондый очракта тузган тораклар, улак, киртә һәм башкалар яндырып юк ителә. Көл һәм янып бетмәгән калдыкларны җиргә, кимендә, ике метр тирәнлеккә күмәләр. Эпизоотия булган урын чикләреннән егерме километр радиуста куркыныч яныган хуҗалыкларның дуңгызлары ит комбинатына җибәрелеп, пешерелгән колбаса җитештерү максатында суела.

Чирнең таралуына юл куймас өчен, классик тагунга каршы ветеринария хезмәте үткәргән вакцинация чарасына дуңгызларны алып килү мәҗбүри. Шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларның кыргый җәнлекләр, авыру маллар белән аралашуын булдырмас өчен аларны ихатадан чыгармый асрарга кирәк. Ана дуңгызларны теләсә ничек аталандыруга да юл куярга ярамый. Дуңгызларга ашату өчен хайваннардан алынган азыкларны термик эшкәртүсез куллану тыела. Санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарыннан, ул урында чир теркәлмәгәнлеген раслаучы ветеринария учреждениесеннән алынган документы булмаган хуҗалардан, классик чумага каршы вакцинацияләнмәгән дуңгызлар сатып алмаска кирәк . Шулай ук дуңгызларны йорт саен сую рөхсәт ителми. Моның өчен авылларда махсус урыннар булырга тиеш. Махсус урын булмаган очракта суелган малның биологик калдыкларын үләт чокырына илтеп урнаштыру таләп ителә. Дуңгызларның бу чир белән зарарлануы турында шик-шөбһә булган очракта, кичекмәстән, район ветеринария станциясенә хәбәр итәргә кирәк.

Гөлнара Солтанова,
ветврач-эпизоотолог.