СТАЛИНГРАД ӨЧЕН БАРГАН СУГЫШНЫҢ ТАРИХИ ӘҺӘМИЯТЕ

2 Февраль, 2016 - 15:17.Яңалыклар

1942 елның 2 сентябрендә генерал Ф.Паулюсның 6 нчы армиясе Сталинград янына килеп җитә. Аңа генерал В.И.Чуйков (1900-1982) һәм М. С.Шумилов (1895-1975) җитәкчелегендәге 62 нче һәм 64 нче армияләр каршы тора.

Сталинград өчен барган сугышларда Кызыл Армия 600 меңнән артык кешесен (үлүчеләр һәм яралылар), немецлар 700 меңләп кеше югалталар. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елда булдырылган «Сталинград оборонасы өчен» медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.

1942 елның октябрендә, Төп Кавказ сыртына чыккан, Моздок, Майкоп һәм Грозный шәһәрләрен кулга төшергән немец гаскәрләре оборонага күчәргә мәҗбүр булалар: барлык өстәмә көчләр һәм танк дивизияләренең зур өлеше Сталинградны штурмлау өчен җибәрелә.

Ләкин 1942 елның ноябре уртасында Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Армияләрнең элеккеге «Көньяк» төркеме икегә — «А» һәм «Б» төркемнәренә бүленә, алар 2300 чакырым озынлыктагы фронт буйлап урнашалар. Бу фронтның күп кенә өлешләрендә сугышу сәләте түбән булган румын һәм итальян гаскәрләре оборона тота.

Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана. 1942 елның сентябрендә Югары Башкомандующий урынбасары Г.К. Жуков һәм Генштаб башлыгы А.М.Василевский (1895-1977) немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул «Уран» дип атала. Операция яшерен рәвештә әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен өч яңа фронт – Көньяк-Көнбатыш (командующие – Н.Ф.Ватутин, 1901- 1944), Дон (командующие — К.К.Рокосовский, 1896— 1968) һәм Сталинград (командующие – А.И.Еременко, 1892—1970) фронтлары оештырыла. 1942 елның 19 һәм 20 ноябрендә совет гаскәрләре Сталинградтан төньяк-көнбатыш һәм көньяк тарафларда һөҗүмгә күчәләр, бу исә немец командованиесе өчен көтелмәгән хәл була.

Кызыл Армиянең Сталинград тирәсендәге һөҗүме нәтиҗәсендә немец гаскәрләренең 330 мең кешелек группировкасы чолганышта кала. Вермахт командованиесенең аны коткарырга, һава аша кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә омтылулары уңышсыз тәмамлана.
1943 елның 31 гыйнвар – 2 февралендә немец гаскәрләренең чолганышта калган группировкасы фельдмаршал Ф.Паулюс җитәкчелегендә капитуляцияли. 90 меңнән артык кеше әсирлеккә алына. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. Паулюс армиясе капитуляцияләгәннән соң, Германиядә дәүләт матәме игълан ителә.
Яңадан чолганышка эләгүдән сакланып, вермахт гаскәрләре Төньяк Кавказдан Дон тирәсенә һәм Донбасска күченә башлыйлар. Кызыл Армиянең кышкы һөҗүме вакытында Германиянең Көнчыгыш фронттагы көчләренең якынча чиреге тар-мар ителә, кайбер юнәлешләрдә дошман 600 – 700 чакрымга куыла.

Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.

Сталинград өчен барган сугышларда меңнәрчә башкортстанлы да катнаша. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлы юлы да нәкъ менә шул Сталинград өчен барган сугыш көннәреннән башлана.