ШТӘНДЕДӘ МӘЧЕТ ТОРГЫЗЫЛДЫ

Ел саен Башкортостанда 25кә якын иман йорты калкып чыга. Районыбызның күркәм табигать кочагында урнашкан Штәнде авылында да мәчет үз ишекләрен ачты. Көферлеккә күрә 37нче елда киселгән манара янә калкып чыкты. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ислам дине йолаларын үтәп яшәргә мөмкинлек туды.

16нчы июнь көнне төрле төбәкләрдән җыелган мөселманнар төркем-төркем мәчеткә ашыкты. Штәнде малае беренче сыйныф укучысы Илнур Нуртдинов мәчет ачу бәйрәмен моңлы азан яңгыратып башлады. Кызыл Түбә касабасыннан килгән мөгәллимә Рәсимә Сәгыйть кызы Галимҗанова кыска вакыт эчендә балаларга да, олыларга да дини белем биреп бәйрәм чыгышын әзерләде. Ихласлык белән дин йолаларын өйрәнеп, саф күңел белән Коръән сүрәләрен яттан укып, мөнәҗәтләр әйтүче балалар безнең киләчәгебез ышанычлы булыр дигән өмет тудыра. Штәнде, Иске Балтач, Мата, Сәйтәк авылы шәкертләренең чыгышлары тантананың төп мәгнәсен ачыклады. Шуңа да тәүге тапкыр яңа ачылган Аллаһы йортында яңа туган сабыйга исем кушу бик шатлыклы символик вакыйга булды. Балага азан белән мәгънәле исем кушу ата-ананың беренче бурычы икәне билгеле. Алдагысында аны күркәм холыклы итеп тәрбияләү, диннең асылын аңлату намазга өйрәтү, сабый Камилә Алмаз кызы Мусинаның ата-анасына һәм барча мөселманнарга фарыз гамәл булып тора.

Штәнде Авыл биләмәсе Хакимияте башлыгы Фәридә Гәрәйшина килгән кунакларны тәбрикләде һәм бу бәхетле көнне якынайтучы кешеләргә халык исеменнән рәхмәт сүзләрен. Мәчетнең нигезе ун ел элек Айрат Рәис улы Сөләйманов, Айдар Рафаэль улы Әгъзамов бригадасы ярдәмендә салына башлый. Узган елда халыктан җыелган акчага төзү эшләре давам итә. Айрат Сөләйманов, Яр Чаллы шәһәреннән килеп Штәнде кешеләре оныгы Риф Рәис улы Хәмәтов, һәм Фәридә Гәрәйшина төзүне әйдәп алып
барды.
Штукатурчылар Тутагачтан Айгөл, Иске Балтачтан Маргарита, Иванайдан Илүсә, Виктория, Олесья һәм балта остасы Мансур Әхәтов, башка эшләр белән шөгыльләнүчеләр Рәфит Нигъматҗанов,Алмаз Сәлихов, Әрдәгештән Данис Дәүвләтовлар төзелештә зур тырышлык күрсәтәләр. Мәктәп, китапханә, клуб эшчәннәре киртә тотуда, җыештыруда ярдәм кулын суздылар. Бигрәк тә Гыләҗевлар, Шәрәфиевлар, Иргизовлар гаиләләрен, эшкуар Рамиль Хаковларның тырышлыклары билгеләнде. Хуҗалык җитәкчелеге, Әлфия Гыйләҗева, эшкуар Әхмәтов, Флидә Исмәгыйлева, Гөлнара Сафина тырышлыгы белән мәктәп ашханәсенда мул табын әзерләнде. Сәдака — кешенең гөнаһларын чистарта, күңелен канатландыра. Яхшы ният белән бирелгән акча, эшләнгән эш Аллаһы тарафыннан меңләтә артып кайта бу дөньяда да, ахыйрәттә дә, — диелгән пәйгамбәребез галәйһиссаләмнең бер хәдисендә. Мәчет торгызу — бик саваплы эш. Бирелгән сәдакалар кабул булып, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын.

Русия баш мөфтие Тәлгать Сафа Тадҗетдин үзенең мәгънәле вәгазендә күп мәсьәләләргә тукталды. Җыелган халыкка мөселман кешесенең төп бурычларын аңлатты. Никах мәсьәләсе бүген бик актуаль. Ир белән хатын очраша да бер-берсен сынарга дип „гражданский брак” белән бергә яши башлыйлар. Никах укыталар, загска бармыйлар. Әгәр аерылышырга туры килсә хатынга махр түләргә дә, җыйган малны бүлергә дә кирәкми, имеш. Шундый җавапсызлык тумас өчен, никахка загс кагазе белән килү мәҗбүри булырга тиеш. Алдагысында бердәм никах теркәү китабы булачак. Гаиләләр нык булса, җәмгыятебез дә төз булыр. Яңа гаилә барлыкка килгәч, алар бергә өй төзи башлый, ә бу эш җиңел түгел. Адәм баласы үз йортын җиңел җитештерми, Аллаһы йортын төзү бигрәк тә авырлыкта бирелә. Штәнде халкы өчен мәчет барлыкка килү — зур бәхет, әмма зур җаваплылык та, чөнки кешегә гыйбадәт кылырга бөтен шарт бар икән, сорау да җитди булачак.

Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бөек Коръән китабының сыйфатлары турында әйтеп үтте, һәм халыкны Аллаһы китабы кушканча яшәргә өндәде. Әль-Акса мәчетендә булырга туры килгән аңа. Өч билгеле диннең нигезе шуннан. Бүген башлангыч алган. Ислам диненең бөеклеге, көчлелеге шуннан.

Узган елда Рәвия Сөнгатулла кызы Хәмитова Штәнде хатын кызлары өчен Ислам дәресләрен оештырды. Авыл хатыннары зур теләк белән дәресләргә йөри, мәчет төзүдә төрле яктан ярдәм итә. Үзе чыгышында Рәвия Сөнгатулла кызының шатлыгы күз яшьләрендә чалынды. „Озак еллар динебез кайтыр, иманыбыз куәтләнер дип ышандык. Шул бәхетле мизгел килде, аны татырга насыйп булды. Шундый өмет белән ахыйрәткә күчкән ата-бабаларыбыз, кардәшләребез безнең өчен шатланадыр дип өметләнәм”, — диде ул.

Чиләбе төбәгеннән килгән Минзия ханым салаватлар әйтеп котлау сүзләрен җиткерде. „60нчы елларда остазым Мансур хәзрәт әйткән иде: „Динебез кайтыр,без күрәлмәбез, сез , балалар, ул чорныкүрерсез”.— Аллаһыга шөкер, шул сүзләр тормышка ашты.” — дип сөендерде ул. Уфа шәһәреннән килгән Хәмзә хаҗи,төрле яклардан килгән хәзрәтләр яңа ачылган мәчеткә хәер-догада булдылар.

Бер кудси-хәдистә Аллаһы Тәгалә иман йортын төзүчегә җәннәттә зур сарай төзедек, дигән. Мәчет төзеп, шунда гыйбадәт кылучыга, намазга ашыгучыларга Раббыбыз күркәм йортларны әзерләгән инде. Иң тәүдә күңелдә төзелгән мәчет манарасы соңында җир өстендә калка. Кешелек дөньясында барлыкка килгән изге йортларның ишекләре ачык булып, анда биш вакыт азан яңгырап, барыбызга җәннәт ачкычлары бирелсен иде дигән догада калыйк.

Гөлнара РӘХМӘТИЕВА.