СӘНГАТЬ СӨЙГӘН КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ ЯР ЧАЛЛЫ

Төрле күләмдәге фестивальләрдә катнашу сәнгать коллективының дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүе һичшиксез. Андый чараларда һөнәри сәнгать осталары белән очрашу, алардан киңәшләр ишетү уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Балтач район мәдәният сарае каршындагы халык театры үзен таныткан коллектив. Коллектив халык театры статусына тап төшерми. Республика халык театрлары фестивалендә бу исемне ул янә уңышлы рәвештә яклап чыкты.

Күрше төбәкләр дә безнең республиканың сәнгать коллективларына ихтирам белән карый. Мәсәлән, район халык театры һәм Татарстан Республикасы мәдәнияты арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашып килә дип әйтергә мөмкин. Быел коллективны Татарстан Республикасы халык театрларының “Идел йорт” фестивалендә катнашырга чакырдылар. Әлбәттә, труппа бу чакыруны сөенеп кабул итте.

Фестивальнең сайлап алу туры анда безнең республикадагы кебек үк шартларда үтә. Башта театр коллективлары төбәк смотр конкурсында имтихан тота. Балтач район халык театры коллективына Яр Чаллы дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясарга туры килде.

Район мәдәният сарае директоры Дамир Хәмәтов, художество җитәкчесе Камилә Халикова, театр коллективы җитәкчесе Гөлфия Шәисламовалар җитәкчелегендәге төркемне Яр Чаллыда җылы кабул иттеләр.

Яр Чаллыда төбәк фестивале 17 апрель көнне Әгерҗе районының Кичке таң авыл халык театры артистлары чыгышы белән ачылган. Ә икенче көнне фестивальне дәвам иттереп, Татарстан Республикасының театр сәнгате аксакалы, Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, шулай ук Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актрисалары: Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Рушания Таһировалар составындагы жюри һәм шәһәр тамашачысы алдына Башкортстан Республикасы Дүртөйле һәм Балтач район халык театрлары, шулай ук Казан дәүләт университеты Яр Чаллы филиалының студентлар төркеменнән торган “Балкыш” театры һәвәскәрләре чыкты.

Быелгы театр сезонына балтачлылар сәхнә әсәре итеп сайлаган Рәшидә Җиһаншинаның “Кодагыйлар” комедиясе район тамашачысына яхшы таныш. Тормышчан, көлкеле әсәр. Актерлар өчен уйнавы да җиңел. Ләкин әсәрдә нәрсәдер җитми иде сыман. Уйлаштык та, фәкать шушы әсәр өчен иҗат итеп, такмаклар белән баетырга булдык. Әсәр генә түгел, комедиядә катнашучылар саны да тулыланды, чөнки такмакларны башкарган “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле җырчылары Алсу Әхмәтсафиева, Ирина Хәмәтьяровалар да төркемгә кушылды. Моңа автор сөенер иде, мөгаен. Кызганычка каршы, комедияне иҗат иткән, Галиәкар Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрының элекке артисты Рәшидә Җиһаншина арабызда юк икән инде.

—Рәшидә апа белән без күрше яшәдек, бер коллективта эшләдек. Бик яхшы кеше иде ул. Сәхнә әсәре сыйфатында аның комедиясен сайлаганыгызга бик сөендек. Сезнең бүгенге чыгышыгыз аның рухына изге дога булып барсын,— диде Камил Саттаров.

Әлбәттә, мондый җаваплы чыгыш алдыннан дулкынлануларсыз булмый. Чит мохит. Сәхнә бик тә бәләкәй. Гомумән, зур шәһәрдә театрның накыс бинада урнашуы гаҗәпләнү хисләре тудырды. Иркен сәхнәдә уйнарга күнеккән һәвәскәрләр ачыла алырбызмикән, дип борчылган иде. Ләкин пәрдә ачылып тамашачыларның шат йөзен күргәч барлык борчылулар артта калды. Ә тамашачы монда үзенчәлекле. Беренче чиратта аларны балтачлыларның әдәби татар телендә җиңел сөйләшүе хәйран калдырса, тамашачы монда шундый ихлас.

Спектакльдәге һәр сүзне, күренешне күңелләре аша үткәрәләр. Тамаша кылганда хисләргә бирелеп, хәтта төрле сүзләр ычкындырганнарын да сизми калалар.
Спектакль уңышлы барып чыкты. Тамашачыларга гына түгел, чыгышны бәһалаган театр белгечләренә дә ул бик охшаган. Асия Исламова, Розалия Хәмәтнурова һәм мин төрле номинацияләрдә фестивальнең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләндек.

—Халык театрларының “Идел йорт” республика фестивале уникенче ел рәттән оештырыла. Анда катнашучы яңадан-яңа коллективлар барлыкка килүенә бик тә шатбыз. Буш вакытларын сәнгать белән бәйләгән сезнең кебек кешеләр — театрның байлыгы. Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен,—диде Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзрахманов, балтачлыларны уңышлы чыгышлары белән тәбрикләгәндә.

“Кодагыйлар” комедиясендә рольләрне башкаручылар белән күпләр таныш. Алар турында урындагы матбугат битләрендә инде язылып чыккан иде. Ләкин районның театр сәнгате данын күрше төбәктә яклап кайткан Розалия һәм Риф Хәмәтнуровлар, Ләйсән һәм Илнур Усмановларны, Альбина Гыйләҗева, Асия Исламова, Фәргать Галиев, Камилә Халикова, Гөлфия Шәсисламова, сәхнә кору остасы Айрат Имамов, оператор Руслан Халиковларны янә исемләми мөмкин түгел.

Әлбәттә, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Гали Сәрвәртдинов тарафыннан, фестивальгә чыкыру хатын алу белән хәстәрлек күрелмәсә, сәнгать бәйгесендә безнең театрның катнашу мөмкинлеге булмас иде. Һәвәскәрләр бер кыенлыксыз ерак юлдан йөреп кайтты. Автобус водителе Азамат Нурисламовка да рәхмәт сүзләре җиткерми мөмкин түгел. Руль артында аның кебек һөнәрман булганда, утырып барган чагыңда үзеңне һәрвакыт ышанычлы тоясың.

Бәйгедән һәвәскәрләр әйтеп аңлатып бетерә алмаслык тәссоратлар белән кайтты. Иң мөһиме алар районның театр сәнгатен күршеләргә танытты. Мондый бәйгеләр арытабан да оештырылып торсын! Балтач район халык театры олы сәхнәләрдә тагын да үзен күрсәтер әле.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.