“РУСИЯ – КӨЧЛЕ ҺӘМ ҮЗАЛЛЫ ДӘҮЛӘТ”

8 Декабрь, 2015 - 16:07.Яңалыклар

Президент чыгышы Кремльнең Георгий залында үтте. Юллама “Россия” һәм “Беренче” телевидение каналларында туры эфирда күрсәтелде. Владимир Путин өчен 12нче Юлламада илнең киләчәккә үсеш стратегиясе, бүгенге хәле һәм башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Тантаналы чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органы рәисләре, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, төбәкләрнең иҗтимагый палаталары һәм киң мәгълүмат чаралары җитәкчеләре дә катнашты. Шулай ук, дәрәҗәле чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та булды.


Террорчылыкка каршы көрәш

–Халыкара террорчылыкның нәрсә икәнен яхшы беләбез, – диде Президент. – Бу афәт белән 90нчы елларда очраштык. Буденновскийда, Бесланда, Мәскәүдә кеше-ләрне күпләп заложник итеп алуларны, халык яшәгән йортларны шартлатуларны, “Домодедово” аэропортындагы террорчылык актларын яхшы хәтерлибез. Бандитларның билен сындыру өчен ун ел таләп ителде.

Русиядән террорчыларны кысрыклап чыгарып бетерә яздык. Шул ук вакытта, бу афәт һаман да үзе турында белдереп тора. Ике ел элек Волгоградны террорчылык акты тетрәндерде. Күптән түгел Синай ярымутравы күгендә Русия гражданнары утырган самолёт шартлатылды. Халыкара террорчылыкны бер ил көче белән генә җиңеп булмый. Террорчылар даими рәвештә матди ярдәм алганда бу максатка ирешү аеруча авыр.


Сүрия


–Сүриягә җыелган боевиклар безгә аеруча зур куркыныч белән яный, – дип сүзен дәвам итте Владимир Путин. – Шулар арасында Русиядән, БДБ илләреннән килгәннәр дә аз түгел. Алар акча, корал алып, көч туплый. Әгәр дә ныгып, анда җиңсәләр, шартлату, үтерү өчен безгә киләчәкләр. Без аларны юк итәргә бурычлыбыз.

Шуңа күрә Сүриянең законлы властеның рәсми мөрәҗәгатеннән соң хәрби операция үткәрергә булдык. Сүриядә безнең хәрби көчләр барыннан да бигрәк Русия өчен алыша, безнең гражданнар хокукларын яклый.


Төркия

– Төркиянең Сүриядә урланган нефть исәбенә баеганын һәм террорчыларга кесәләрен калынайтырга ярдәм итүен яхшы беләбез, – диде Владимир Путин. – Нәкъ шушы акчаларга бандитлар көч туплап, безнең ил гражданнарына каршы, Франциядә, Ливанда, Малида һәм башка дәүләтләрдә террорчылык актлары оештыра. Шул ук вакытта, Төркия халкы – игелекле, хезмәт сөючән һәм сәләтле. Анда безнең күптәнге һәм ышанычлы якын дусларыбыз бар. Без аларны Сүриядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләребез өчен җаваплы власть башында торучылар белән тиңләп карамыйбыз.

Террорчылыкка ярдәм кулы сузучыларны онытмаячакбыз. Алар хыянәт­челәр булып калачаклар. Төркиядә, безнең очучыларга көтмәгәндә һөҗүм итеп, террорчыларның җинаятьчелеге белән акланырга тырышучылар белеп торсын.


Коррупциягә каршы көрәш

– Коррупция Русия үсешен тоткарлый, – диде Президент. – Бүген түрәләр, хакимнәр, хокук сакчылары, депутатлар керемнәр һәм чыгымнар, күчемсез милек һәм активлары турында декларация тапшырырга тиеш. Хәзер түрәләрнең туганнарының фирмалары, оешмалары белән контрактлары турындагы мәгълүмат ачыклана.

Күптән түгел Гомумрусия халык фронтының “Намуслы сатып алулар өчен” проектында катнашучылар ачыкланган хокук бозулар турында хәбәр иттеләр. Генеральный прокуратураны, хокук саклау органнарын мондый мәгъ¬лүматларга игътибарлы булырга чакырам.