РУСИЯ ГАСКӘРЛӘРЕ ЧЫГАРЫЛА БАШЛАДЫ

Ил Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгуга русия гаскәрләренең төп өлешен Сириядән акрынлап чыгара башларга кирәк дигән боерык бирде. Хәрби операция агымдагы елның унбишенче мартында старт алды.

„Оборона Министрлыгы алдында билгеләнгән мәсьәләләр тулысынча үтәлде.

Тартустагы һәм Хмеймим аэродромындагы русия хәрби базалары шул ук режимда эшлиячәкләр. Аларга Сириядәге вакытлы килешүне контрольдә тоту буенча мәсьәләләр йөкләтелде ”, — дип белдерде ил башлыгы.

Русия гаскәрләрен чыгару карары Сирия президенты Асад Башар белән килешенеп башкарыла. Сирия лидеры Русиягә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле, чөнки Русиянең һава-космик көчләре хәрәкәте террорчылар белән көрәштә барлыкка килгән хәл торышны кискен үзгәртергә булышлык иткән.