РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНДА СЫНАТМЫЙ

Караидел район үзәгендә „Яшь тавышлар” исеме астында яшь башкаручыларның республика конкурсы үтте. Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге конкурсның оештыручысы булып чыгыш ясады. Талантлы яшьләр ике көн дәвамында жюри әгъзалары һәм тамашачы алдында имтихан тотты. Өч дистәдән артык конкурсант арасында балтачлылар да үз сүзен әйтте. Төрле телләрдә халык һәм эстрада җырларын башкарганда һәркайсы үз моңы, җыры белән тамашачы игътибарын җәлеп итте.

Иске Балтач авылыннан „Белоснежка” балалар бакчасы логопеды Эльмира Ихсанова рус халык һәм инглиз телендәге җырны үзенә хас нәфислек, зәвык белән, икенче Иске Балтач урта мәктәбенең 11 „а” сыйныфы укучысы Илнур Вәлиев моңлы халык һәм дәртле эстрада җырын осталык, күңелләргә үтәрлек аһәңлек белән, Түбән Сикияз авылыннан Ринас Арсланов татар халык һәм эстрада җырларын беркемне битараф калдырмаслык дәрәҗәдә оста башкардылар. Тамашачы дәррәү алкышларга күмгән чыгышлар белән икенче көнне яшь җырчылар Байкибаш авылы мәдәният йортында зур концерт-тамаша белән чыкты. Анда балтачлы 16 яшьлек Илнур Вәлиев та катнашып тамашачы сөюен яулады.

Конкурсның икенче көнендә жюри әгъзалары чыгышларга тулы анализ ясап пресс-конференция үткәрде. Конкурс таләпләре буенча алдынгылар билгеләнүе табигый. Ринас Арсланов „Эстрада җырын яхшы башкаручы” номинациясендә алдынгылыкны алса, Илнур Вәлиев һәм Эльмира Ихсанова конкурсның дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды.

Республиканың яшь сәләтле җырчыларына бу конкурс илһамланып сәнгатьне яратырга этәргеч бирер дип ышанасы килә. Җиңүләре алда булсын.

Алсу ӘХМӘТСАФИЕВА,
район мәдәният сарае методисты.