РЕСПУБЛИКА АВЫЛЛАРЫНДА ЯЛ БАЗАЛАРЫ БУЛДЫРЫЛА

4 Февраль, 2016 - 11:21.Яңалыклар

Авылларда халыкка буш вакытын үткәрү өчен мөмкинлекләр юк дип зарланабыз. Ә моның өчен иницитатива һәм активлык кына кирәк.
Кушнарен районының Иске Кормыш авыл хакимияте башлыгы бушлай гына ял итеп була торган база оештырган.

База Көдешлебаш авылы янындагы тау буенда урнашкан. Анда тактадан ясалган йорт эченә кереп чәй эчеп ял итеп алырга, ә төнлә дә яктыртылган тау итәгендә тәүлек әйләнәсенә чаңгыда, чанада шуарга мөмкин. База ачылганнан башлап бирегә 2 меңнән артык кеше ял итәргә килергә өлгергән. Киләчәктә хакимият башлыгы биредә бүрәнәдән йорт салырга һәм боз мәйданчыгы да булдырырга исәпли икән.

Теләк булганда, мондый ял базасын безнең районда да булдырырга була бит.

Чыганак: Башинформ