ОСТА УЕНЧЫЛАРГА ҖИҢҮ ЕЛМАЙДЫ

Районның урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең яшь шахматчылары арасында ярышлар оештырылды. Чираттагы шахмат бәйгесе Халыкара кышкы балалар уеннары чикләрендә укучыларның XV спартакиадасы зачётына үтте.

Киеренке уен оста шахматчыларны ачыкларга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Түбән Карыш, Богдан, Асавка мәктәпләре укучылары призлы урыннарны бүлеште. Шәхси беренчелек буенча барган уенда Айдар Сибатов, Наил Сәхәпов, Андрей Ишназаров бәйге җиңүчеләре булып танылдылар. Кызлар арасында Алсу Әюпова, Алсу Сибатова һәм Луиза Миңнеәхмәтовларга тиңнәр булмады.

Урта мәктәп укучылары арасында барган уеннарда, шәхси беренчелек буенча Елена Шәйхлисламова, Анастасия Валиуллина, Ксения Шилоносовалар сынатмады.

Егетләр арасында Айрат Гәрәев — беренче, Артем Закирҗанов — икенче, Олег Басов өченче урыннарны яуладылар.
Урта мәктәп командалары арасында беренче Иске Балтач урта мәктәбе командасы алдынгы, Сәйтәк һәм Ялангач мәктәпләре командалары — икенче, Тучыбай мәктәбе командасы өченче урыннарны яуладылар.

Җиңүче командалар һәм аерым уңышларга ирешкән шахматчылар район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.