Өлгерләр җиңү яулый

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз иткәннәргә һарвакыт төрле чаралар үткәрелеп тора. Берәүләр өйдә вакытын бушка үткәрсә, икенчеләр бер чарадан да читтә калмый актив катнаша. Ел буена дәвам иткән «Сәламәтлек — 2011» район спартакиадасына йомгак ясалды. Чара районның оешма, предприятие, бюджет учреждение хезмәткәрләре һәм авылда яшәүчеләр арасында оештырылды. Бәйгедә катнашучылар армспорт, гер күтәрү, волейбол, мини-футбол һәм башка спорт төрләре буенча ярышты. Барлык уен төрләре үткәрелгәннән соң җиңүче командалар билгеләнде. Оешма, предприятие һәм бюджет учреждениеләре арасында район мәгариф бүлеге (начальнигы Нурия Сабирова) командасы җиңү яулады. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе (директоры Илшат Хәйдәров) спортчылары — икенче урын, 87 санлы һөнәрчелек училище (директоры Ришат Хаматов) командасы өченче урынны алды.

Авылда яшәүчеләр арасында оештырылган уеннарда Түбән Карыш авыл биләмәсе (урындагы хакимият башлыгы Әнәс Шәяхмәтов) командасы беренче урынга чыкты.Көнтүгешлеләр (Риф Миңнегалиев) — икенче урын, Югары Янактай авыл биләмәсе (Фәвир Гәрәев) спортчылары өченче урынга лаек булды.

Җиңүче командалар район Хакимиятенең Мактау грамотасы, медаль һәм Кубок белән бүләкләнде.