„МИЛЛИ ҮЗАҢНЫ САКЛАУ — ТӨП БУРЫЧЫБЫЗ”

Уфада IV Бөтендөнья башкортлары корылтае үтте. Узган атнаның җомга көнендә башкалабыз бу чарага илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар кабул итте, шимбә көнне исә төп чаралар узды. Форумда барлыгы 400дән артык делегат катнашты. III Бөтендөнья башкортлары корылтае биш ел элек узган иде.

Форум башланыр алдыннан Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды. Конгресс-холлда остакулларның эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Пленар утырышта корылтай эшендә катнашучыларны Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде. Ул ерак җирләрне якын итеп килүче кунакларга рәхмәтен белдерде, Башкортстанда узган олы җыенның әһәмиятен билгеләде.

—Безнең эшлисе эшләр күп әле, — диде Рөстәм Зәки улы. — Төрле яклап үсәргә кирәк. Иң беренче бурычыбыз — яңа эш урыннары ачу, белем, медицина, фән өлкәсендә үсешләргә өлгәшү. Шулай ук шәһәр һәм авылларда яшәү сыйфатын бар яклап та күтәрергә тырышырга кирәк. Туган телне, мәдәниятне сакларга. Яшьләрне республикабыз өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияләү мөһим.

Башкарма комитет рәисе Румил Азнабаевның чыгышы башлыча алдагы корылтай кабул иткән карарларның үтәлешенә багышланды. Җыелучыларны Русия халыклары ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова тәбрикләде. Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина да делегатлар каршында чыгыш ясады.

—Башкортлар бүген көчле, белемле, милли җаваплылыкны яхшы тоя. Корылтайның әһәмияте бу очракта бәяләп бетергесез. Безгә милли үзаңны сакларга, Русиянең һәм Башкортстанның патриотларын тәрбияләргә кирәк. Бу — дәүләтнең дә, гражданнар җәмгыятенең дә, корылтайда катнашучыларның да стратегик бурычы, — диде ул.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе итеп биология фәннәре докторы, профессор, Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Әмир Ишемгулов сайланды. Яңартылган башкарма комитет составына делегатлардан 60 кеше кертелде.