МАКТАУЛЫ ГРАЖДАННАР ИСЕМЛЕГЕН ТУЛЫЛАНДЫРДЫЛАР

4 Февраль, 2016 - 17:17.Яңалыклар

Районның „Мактаулы гражданины” исемен лаек булучылар исемлеген бу ел башында тагын ике шәхес тулыландырды.
Авыл хуҗалыгы икътисадын үстерүгә тоемлы өлеш керткәне өчен, Тушкыр авыл ңирлеге Хакимияте юлламасы буенча район Советының 59нчы утырышы карары белән Хисмәтов Рәлиф Мөхлис улы „Балтач районыны Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.

Иске Янбай авыл ңирлеге хакиияте юлламасы һәм район Советының 60нчы утырышы карары белән, үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә салган тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы, шулай ук җәмәгать эшчәнлегендә активлык күрсәткәне өчен Шакирҗанов Рәлиф Шакирҗан улына „Балтач районыны Мактаулы Гражданины” дигән исем бирелде.

Районыбыз горурлыгын арттыручы шәхесләрне мактаулы исемгә лаек булулары уаеннан ихлас тәбрик итәбез. Киләчәктә дә районыбызны җәмәгәать тормышында актив булуларын телибез.