КҮРШЕЛӘРНЕҢ ИҖАДИ КҮЧТӘНӘЧЕ

Балтач районы Магашлы-Алмантай авыл клубы һәвәскәрләре 8 май көнне безнең Башкибаш авылына зур концерт белән килделәр. Бөек Җиңү көненә багышланган тамашада дәртле биюләр дә, шигъри сүз һәм мәзәкләр дә, җырлар да яңгырады.

Бөтен чыгышлар да мари телендә, ихласлык һәм югары сәхнә осталыгы белән башкарылды. “Ужара” фольклор һәм “Рвезелык” бию коллективлары кушылып барлыкка килгән “Ужара-Рвезелык” ансамбле быел “Дуслык чәчәк ата” республика фестивалендә катнашып, “халык” исемен яулаган. Һәвәскәрләрнең чыгышларына чынлап та халыкчанлык хас. Аларны башкибашлылар да бик яратып кабул итте. Тамаша залы тулы булды, кешеләр хәтта басып карады. Иҗади халык яши икән Магашлы-Алмантайда!

Күршеләребезнең мәдәнияткә омтылуларын, бердәм булуларын күреп сөендек, сокландык. Сәхнәгә бар яктан да күркәм, матур кешеләр генә менәргә җөрьәт итә бит! Ә әйтер сүзләрен, күрсәтер һөнәрләрен ачык күңел һәм дустанә мөнәсәбәтләрен кушып милләттәшләре белән уртаклашулары бигрәк тә куанычлы. Димәк, авылда яхшы оештыручылар да, сәләтле кешеләр дә бар. Ансамбльгә киләчәктә иҗади уңышлар юлдаш булсын. Матур чыгышлары өчен башкибашлылар исеменнән зур рәхмәт аларга!

Марат ИВАНОВ,
клуб мөдире.
Башкибаш авылы,Тәтешле районы.