ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШСЫН!..

Район мәдәният сарае фойесында үткән район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә быелгы елда районның төрле авылларыннан 152 бала чакырылды. Алар арасында уку алдынгылары, спортта, мәдәнияттә, сәнгатьтә, белем учакларының, районның җәмәгать тормышында актив катнашкан һәм җиңүләр яулаган укучылар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән, опекага алынган балалар бар иде.

Тамашаның тәүге минутларыннан төрле карнавал костюмнарында килгән балалар әкият геройлары Маша һәм Аю, Төлке, Бүре, Убырлы карчык һәм Клоуннар янында төрле уеннарда катнаштылар.
Менә тантананың олы кунаклары фойега үтте.

— Бирегә җыелган балаларның шат, матур йөзләрен күрү миңа куаныч өсти. Бу елда барыгыз да бик тырыштыгыз. Меңнән артык баланың гел „яхшы” һәм „бик яхшы” билгеләренә генә өлгерүе аеруча сөенечле, — диде район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов. — Алдагы елда да сәламәт булыгыз, яхшы укыгыз, туган районыгызны данлап яшәгез.

Аннары Рәфил Әмин улы уку, спорт, сәнгать һәм мәдәнияттә зур үрләр яулаган балалар һәм үсмерләргә район хакимиятенең Почёт грамоталарын тапшырды.

Тәбрикләүләргә мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова да кушылды. Районыбызны республика күләмендә таныткан укучыларга бүлекнең Мактау грамоталарын тапшырды, иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Котлаулар дәвам итте. Районның хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Венария Глимҗанова үзе җитәкләгән коллектив исеменнән балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлап иң җылы теләкләрен җиткерде һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга республика Президентының Яңа ел бүләкләрен тапшырды. Төрле әкият геройлары, Карсылу булып киенгән укучылар дулкынлану белән кунакларның чыгышын тыңладылар. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап алгач Кыш бабай кулыннан күчтәнәчләр кабул иттеләр. Кыш бабай белән Карсылуны озатканчы үзләре дә аларга җыр-биюләрен бүләк итәргә ашыктылар.

—Яңа елда һәр кешенең теләге тормышка аша, диләр. Һәркайсыгызның күңелендә йөрткән хыялы тормышка ашсын, сәламәт булыгыз, балалар,— диде бу көнге кунаклар. Ул теләкләргә без дә кушылабыз.