ХӘВЕФСЕЗЛЕК ӨЧЕН ҺӘРКЕМ ҖАВАПЛЫ

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү юнәлешендә күп чаралар күрелә. Русия Федерациясендә 2006-2012 елларга каралган “Юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү” максатчан федераль программа эшли. Полициянең ЮХХДИ инспекторлары һәркөнне шушы программаның үтәлешен өстендә эшли, ягъни юлларда хәвефсез хәрәкәт тәэмин итү сагында тора.

Эчке эшләр министрлыгындагы реформаларга бәйле республикада ЮХХДИ инспекторлары саны 800 хезмәткәргә кыскарган. Урыннарда юл-патруль хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсенә эшли, ләкин экипажлар саны җитәрлек түгел. Үзләренә йөкләнеш артса да, юл-патруль хезмәткәрләре оперативлыкны югалтмаска тырыша. Административ регламент буенча, шәһәр эчендә юл һәлакәте булган очракта ЮХХДИ инспекторлары авария урынына 20 минут эчендә килеп җитәргә тиешләр. Ә мондый хәл автотрассада булган очракта алар үзләрен 40 минут көттерергә мөмкин.

Агымдагы елның 1 июленнән Русия Федерациясене Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Автомобильләрнең тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме артты. Болар һәм юл хәрәкәте хәвефсезлегенә кагышлы бик күп мәсьәләләр турында Башкортстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәлеге начальнигы, полиция полковнигы Динар Заһит улы Гыйльметдинов Нефтекама шәһәр округы хакимияте утырышлар залында үткәргән матбугат киңәшмәсендә яңгырады. Республиканың төньяк районнары ЮХХДИ инспекцияләре начальниклары һәм урындагы матбугат хезмәткәрләре катнашлыгында үткән чарада районара эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Илүс Хәмитов һәм безнең редакция хезмәткәре дә фикер алыштылар.

—Динар Заһитович! Штрафлар күләме арта. Моның исәбенә генә юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинме? Бәлки башка чаралар да кирәктер!
—Юл йөрү кагыйдәләренең таләпләре һәркем өчен бер үк. Түрәләр өчен генә аерым кагыйдәләр язылмаган. Руль артындагы кеше биләгән вазифасына карап юлда үзен чамадан тыш иркен тоярга тиеш түгел. Ә мондый хәлләр очраштыра. Гамьсез водительнең автомобиль белән идарә итү культурасын башка алым белән күтәрү мөмкин түгел. Юл йөрү кагыйдәсен боза икән, ул җаваплылык тотарга тиеш.

Кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылыкны катгыйлату, әлбәттә, уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, моннан унбиш ел элек республика юлларында эчкән килеш автомобиль белән идарә иткән 94 мең водитель туктатылса, закон көчәйтелгәч, соңгы елларда эчкән килеш руль артына утыручылар саны өч тапкыр дип әйтерлек кыскарды.

Әлбәттә, техник коралланышны да арттырасы бар. Трассаларда юл билгеләре җитешмәве дә сер түгел. Боларны хәл итү акчага бәйле. Мәсәлән, күрше Пермь крае юлларында берьюлы унике төр тәртип бозу очрагын теркәргә сәләтле видеокамералар эшли. Алар уналты урында урнаштырылган. Безнең республикада юлларда урнаштырылган видеокамералар саны 200 данә. Ә Татарстан Республикасында 900 берәмлек видеокамера юл хәрәкәтен күзәтә. Нәтиҗәдә, аларда агымдагы алты айда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 850 миллион сумлык штраф салынган, ә безнең республикада бу чорда салынган штрафларның гомум суммасы 208 миллион сум тәшкил итә. Ләкин штрафлар күрше төбәкләр белән ярышу яки план үтәү өчен салынмый. Хәвефсез хәрәкәт, сакланган кеше гомере барыннан да ныграк мөһим.

—Соңгы вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре коралланышында Паркон дип аталган прибор турында ишетелә башлады...

—Паркон—ул әлегә ЮХХДИ хезмәткәрләре коралланышында өр яңа детекторларның берсе. Башкалада аны куллана башладылар. Бу прибор автомобильләрне тукталышка кую тәртибен һәм башка кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклау максатлларында кулланыла. Паркон ачыклаган кимчелек фоторадар серверы ярдәмендә автоматик рәвештә үзәк постта эшкәртелә.
Мәсәлән, тукталышны тыю билгесе яки тамгасы таләпләрен бозган очен штраф күләме хәзер 1,5 мең сумга кадәр җиткерелде. Тукталыш тыелган урында калдырылган автомашина, бигрәк тә, шәһәр урамнарында ЮХХДИ инспекторлары күрмәгән очракта көннәр буена юл хәрәкәтенә кыенлык тудырап утырырга мөмкин. Ә ЮХХДИ патруль хезмәте автомашинасына урнаштырылган Паркон андый урында калдырылган автомашинаны ачыклый икән, ун минуттан соң автомобиль шул ук урында торган очракта аның хуҗасына штрафка тарттыру турында квитанция җибәрелә. Паркон бер яки ике сәгатьтән соң шул ук урыннан үткән чакта янә шул ук автомашинаны ачыклаган очракта тагын да штрафка тарттыру турында квитанция җибәрелә. Шулай юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын Паркон ярдәмендә ачыклап, бер водительгә көненә биш-алты квитанция җибәрелергә мөмкин. Квитанция саен 1,5 мең сум. Водитель тәртип бозган өчен бер көн эчендә тугыз-ун мең сум штраф түләсә, киләчәктә кагыйдәләрне үтәү турында һичшиксез уйланачак, минемчә.

—Юлларда теркәлгән аварияләрнең водитель хатын-кызлар өлешенә туры килгәне күпме?..

—Статистика төрлечә. Стәрлетамак шәһәрендә үткән матбугат киңәшмәсендә дә моңа охшаш сорау яңгыраган иде. Шул сорауга җавап биргән вакытта кесә телефоным шалтырады. Бәйләнешкә кергәч Бакалы районында руль артындагы бер ханымның корбаннарга китергән авария ясавы турында хәбәр иттеләр. Киңәшмәне туктатып юл һәлакәте булган урынга юнәлергә туры килде. Авария урынында биш кеше һәлак булган иде.

Аварияне кем ясавына карамастан, руль артында хатын-кызмы, тәҗрибәле ир-егетме, юл һәлакәтендә гаепсез кешеләр һәлак була. Үткән чорда, мәсәлән, юлларда 10 бала һәлак булды. Моның 4се җәяүле сыйфатында булса, калган алтысының пассажир буларак гомерләре өзелгән. Руль артында йоклап китеп авария ясау очраклары да бар. Июнь аенда гына республика юлларында 16 водительнең руль артында йоклап китү очрагы ачыкланды.

—Агыйдел шәһәрендә ЮХХДИ бүлеге кыскартылгач юл хәвефсезлеге катлауланды. Биредә юл хәрәкәтен Нефтекама шәһәреннән җибәрелгән юл-патруль хезмәтенең нибары бер экипажы контрольдә тота. Аның посты шәһәргә кергән урында. Пост яныннан үткәндә водительләр кагыйдәләргә буйсына. Ә аны үткәч, юл хәрәкәтен беркем контрольдә тотмаган шәһәр эчендә хаос. Агыйдел шәһәрендә ЮХХДИ бүлеген кабат тергезү яхшы булыр иде...

—Федераль закон буенча халык саны 25 мең кешедән ким район, шәһәрләрдә ЮХХДИ бүлекләре кыскартылды. Бүген 12 районда ЮХХДИ бүлеге юк. Агыйдел шәһәре дә шундый торак пунктлар исәбендә. Шәһәрдә ЮХХДИ бүлеген тергезү мөмкин түгел. Ләкин шәһәрдә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә кирәк. Монысы инде Агыйдел шәһәрен хезмәтләндергән Нефтекама ЮХХДИ шәһәр идарәлеге җаваплылыгында...

—Кече мототранспорт чараларын эксплуатацияләү өлкәсендә кайчан тәртип куелыр? Скутер, мопедлар руле артында балигъ булмаган яшьләр. Алар юл йөрү кагыйдәләренә буйсынмый.
—Бу өлкәдә закон базасы булмавы эшне катлауландыра. Гамәлдәге закон буенча двигателе илле кубик сантиметрга кадәр кече транспорт чараларына дәүләт теркәве үткәрү һәм алар белән идарә итү өчен таныклык кирәкми.

Хәзер бит сыерларны да исәпкә алалар. Аларның колакларына бирка беркетелгән. Шул бирка буенча сыерның хуҗасын ачыклау мөмкин. Моның янында скутер яки мопедны күз алдына китерик. Аның руль артындагы үсмер авария ясап һәлакәт урыныннан качты ди. Транспортның дәүләт теркәү номеры юк. Вакыйганы шаһитлар күреп торган очракта да аварияне кем ясаганын ачыклап булмаска мөмкин.

Кыскасы, кече транспорт чараларын эксплуатацияләү өлкәсендә тәртип булыр. ЮХХДИ законнарга үзгәртүләр кертү турында депутатларга тәкъдим белдерде.

—Кешене юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мәктәп яшеннән башлана. Ләкин мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүгә вакыт бик аз бүленә. Елына нибары ун сәгать факультатив дәресләр. Дәреслек юк. Дәресләргә әзерләнү өчен материал табып булмый. Бу өлкәдә мәсьәләне җайга салып буламы?
—Актуаль мәсьәлә. Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдәге киңәшмәләрдә дә күтәрелгән иде. Башкортстан мәгарифне үстерү институтында укытучыларның белемнәрен камилләштерү курсларында ЮХХДИ идарәлеге белгечләре лекцияләр белән чыгыш ясый. Ләкин бу алым гына җитәрлек түгел. Чит илләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәктәп программасына кертелгән. Без дә артта калырга тиеш түгелбез. Чынлап та, дәреслек булдыру турында да уйларга кирәк. Әлегә мин сезгә “Добрая дорога детства” кебек журнал һәм интернет-басмалар материаллары белән эш итәргә тәкъдим итә алам.

Матбугат киңәшмәсендә юлларның торышына, автомобильләрнең пыяласын тонгыртлату мәсьәләсенә кагылышлы һәм башка бик күп сораулар яңгырады.
Дамир Хәйртдинов.