КАР СУЛАРЫ ЭРЕП ТӨШКӘЧ ХАСИЛ БУЛДЫ ДАРЬЯЛАР

Белгечләр фаразларына караганда, быел елгаларда апрель уртасында гына боз кузгалырга тиеш иде. Көчле ташкын булмаячак дип тә фаразладылар. Кайда ничектер, безнең тарафларда елгалар боздан иртәрәк ачылды. Үткән атна ахырындагы явым -төшем һәм якшәмбесендә һава температурасы кискен күтәрелүе моңа булышлык иткәндер, мөгаен. Ташкын үткән еллардагыдан кайтыш дип әйтеп булмый. Кайбер елгаларда көчлерәктер дә бәлки. Мәсәлән, Иске Балтач тирәсендә Карыш елгасының соңгы елларда быелгы кадәр ташыганын хәтерләмим. Үткән атнаның якшәмбе көнендә елгада су кискен күтәрелеп тугайларга җәелде. Яр буенда яшәүчеләрне борчуга салды. Күпер субайларына һәм тугайларда тотылып калган зур-зур боз кисәкләрен Карыш елгасының Иске Балтач тирәсендәге үзәне буйларында әле дә күрергә мөмкин.

Бу мизгел илекәйлеләргә дә тынгы бирми. Ташкын 1979 елдагы кадәр үк түгел кебек. Ләкин Ар елгасының ташыган сулары авыл тирәсендәге тугайларны баскан, нефть суырту скважиналары, резервуарлар утрауны хәтерләтә. Ә дүшәмбе көнне биредә су авыл урамнарына кадәр күтәрелде.

Ташкын көнтүгешлеләрне дә елның-елында кыен хәлдә калдыра. Мата елгасы үзәненең түбән төбәгендә урнашкан берничә йортны элек тә су баса иде. Авылның Көнтүгеш һәм Мата елгалары кушылган төбәгендә урнашкан Жуков урамындагы берничә йортны да дүшәмбе көнне су басты.

Йөгерек Танып суларында да бу көннәрдә боз киткәнен күзәтәләр. Үткән атнаның якшәмбе көнендә Тутагач төбәгендә балыкчылар боз өстендә кармак салып утырса, үзәннең түбән өлешендә елга ярларыннан чыгарга якынлашып килә иде. Йөгерек Танып ташкынга кадәр хәленә кайтканчы атналар үтәр әле.

Җир өстендәге кар катламына караганда, быел ташкын булмаска тиеш иде сыман. Ләкин яз урнашкач буранлап яуган кар сыйфатындагы явым-төшем су запасын бермә-бер арттырды. Ни дисәң дә, җепшек кар суга баерак. Җирдә туң катламы югары булуы да ташкынга бер этәргеч, әлбәттә. Ә ул дүшәмбе көнендә һава температурасы да кискен күтәрлде бит. Безнең район территорриясендә язгы ташкынның югары ноктасы шушы көнне булгандыр, мөгаен.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Газим ТАЛИПОВ фотоколлажы.