ИНСПЕКТОР ЭШЕН ЯКЫННАН КҮЗӘТЕП

Матбугат киңәшмәсе үткән көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәт иминлеге инспекциясе идарәлеге юл-патруль хезмәте аерым батальоны хезмәткәрләре кунак булды. Киңәшмәдә катнашкан матбугат хезмәткәрләре белән берлектә алар шәһәр урамнарында рейд үткәрде. Миңа шушы батальон хезмәткәрләре полициянең өлкән лейтенанты Руслан Сираҗетдинов һәм лейтенант Артур Зәйнетдиновлардан торган экипаж составында шәһәр урамнарында юл хәрәкәте үтәлешен күзәтергә туры килде.

Водительләрнең тәртибе төрлечә. Кайберләре юлда инспекторлар барлыгын шәйләп алу белән башка юлга борылып эзен ялтырату юлын карый. Теге яки бу кимчелек өчен юлда туктаткач гаебен таныганнары да, дорфаланып бәхәсләшкәннәре дә бар. Хәйләкәр водительләр дә очрый.

Мәсәлән, хәвефсезлек каешын эләктерми юлдан хәрәкәт иткән бер водительгә тукталырга боерык бирделәр. Инспекторлар кулында кулында видеокамера юклыгын шәйләгән водитель күрсәтелгән урынны илле метр чамасы үтеп, ихаталарга керә торган юлда туктады. Янына барсак, хәвефсезлек каешын эләктергән.

—Нигә хәрәкәт иткәндә хәвефсезлек каешын эләктермисез? Моның өчен 500 сумга кадәр штраф каралган бит!

—Ә син минем хәвефсезлек каешын эләктерми хәрәкәт итүемне ничек дәлилләрсең? Кайда видеокамераң?

—Соң бит, каешыгыз эләктерелмәгән иде. Менә шаһит. Ул матбугат хезмәткәре. Рейдны берлектә үткәрәбез.

—Минем өчен әллә нәрсә үткәрегез. Кайсы гәзиттән? Яшер хәзер үк фотоаппаратыңны! Нәрсә язасың анда?—дип хәтта блокнотыма ябышмакчы булган иде.

—Нигә болай дорфаланасыз?—дип сүзгә кушылдым.

—Күрсәтермен әле мин сезгә. Мин югары белемле һөнәри юрист. Үземнең хокукларымны яхшы беләм. Минем өчен сез беркем түгел...

—Ярар, һөнәри юрист әфәнде, башка вакытта болай законны бозмагыз! Юл йөрү кагыйдәләре һәркем өчен закон,—диде юрист.
Моңардан соң әңгәмәдәшебез инспекторга ачулы карашын ташлады да автомашинасына утырды һәм тешләрен кысып хәвефсезлек каешын эләктерде. Ихаталарга кергән юлда борылды да, яныбыздан үткән чагында автомашинасының тәрәзәсен төшереп, мыскыллы елмаю белән:”Лохи несчастные,”—дип китте.
—Гаҗәпләнмәгез, без мондый сүзләрне күтәрергә күнеккәнбез инде. Көненә йөзәрләгән авыздан хәкарәт сүзләре ишетәбез,—диде инспектор.
Янә берәүне туктатабыз.

—Объясните, пожалуйста, причину моего задержания,—диде бу.
Аны кулга алганнар диярсең.

—Абзый, “Полиция турында закон”да полиция хезмәткәренең юлдагы водительне туктатып, аның документларын тикшерү хокукы барлыгы турында язылган.

Бу водительнең документлары тәртиптә булып чыкты.
—Я бывший начальник ГИБДД республики. Так что знайте с кем имеете дело!—дип китеп барды әңгәмәдәшебез.
—Йөзе бер дә таныш түгел,—мин әйтәм.

—Их, корреспондент иптәш, юлда туктатылган водительләр үзләрен әллә нинди бөек кешеләр итеп таныталар ул. Мондый хәлгә бер дә гаҗәпләнмәгез! Бары да дәрәҗәле, барысының да хокуклары башкаларныкыннан югары...

Кырык минут вакыт эчендә шундый маҗараларга тап булдык. Инспекторлар өч водительгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен протокол төзергә дә өлгерде.

Римад Усманов.