Җиңү яулау — һәркемнең максаты

Сәламәтлек — иң зур байлык ул. Аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Әлбәттә, спорт һәм физкультура ярдәмендә. Бүгенге көндә спорт тормышын үз иткән яшьләребез бихисап. Бу күренеш күпләрне сөендерә. Урамда тиктомалга «җил куып» йөргән яшьләргә караганда, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр арта. Һәм әлеге балаларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Берәүләр төрле спорт ярышларын оештыруда катнашса, район Хакимияте, шәхси эшкуарлар һәм башкалар финанс яктан ярдәм итә. Үткән атнада чираттагы чаңгы ярышы «Балтач таңнары» гәзите Кубогына үтте. Бу ярышны ел саен үткәрү матур гадәткә әверелде. Менә инде ул күпьеллар старт ала. Елдан-ел ул җанатарлар арасында да, командалар арасында да популярлык яулый. Чара урта һәм гомум белем бирү мәктәп укучылары арасында оештырылды. Көннәр салкын булуга карамастан, 100гә якын чаңгычы бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Урта мәктәпләр арасында егетләр 5 километр, кызлар 3 километр ераклыкка юл алды. Ә гомум белем бирү мәктәпләре укучыларыннан егетләр 3 километрга, кызлар 2 километрга старт алды.

Командалар арасында урта мәктәпләрдән көндәшлелеләр җиңү яулады. Яңа Ямурза мәктәбе командасы — икенче урынга, Штәнде мәктәбе спортчылары өченче урынга лаек булдылар.

Урта мәктәпләр арасында шәхси беренчелектә Яңа Ямурза мәктәбеннән килгән Рәмил Шафиевка тиңдәш табылмады. Шул ук мәктәп укучылары Александр Фархутдинов — икенче урын, Валерий Фархутдинов өченче урынга лаек булдылар. Кызлар арасында бәйгедә Көндәшле урта мәктәбе укучысы Алия Галиуллина җиңү яулады. Икенче урын — Лилия Хәлиуллина (Көндәшле мәктәбе), өченче урынга Виолетта Вальмухаметова (Яңа Ямурза урта мәктәбе) чыкты.

Гомум белем бирү мәктәпләре арасында Асавка командасы җиңү яулады. Мата мәктәбе спортчылары — икенче урын, Богдан мәктәбе укучылары өченче урынны алды. Шәхси беренчелектә малайлар арасында Марсель Файзрахманов (Асавка) беренче урынга чыкты. Асавка мәктәбеннән килгән Марсель Хатипов — икенче урын, Көмьязыдан Рудаль Каляев өченче урынга лаек дип табылды. Кызлар арасында Диләрә Шәрипова (Мата), Люция Галиханова (Түбән Карыш), Әлфия Борханова (Көмьязы мәктәбе) призлы урыннарны яуладылар.

Җиңү яулаган командалар һәм укучылар Мактау грамоталары, диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.

Күркәм традициягә кергән чаңгы ярышының иганәчесе «Балтач таңнары» гәзитенең баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев ярышта катнашып җиңү яулаган укучыларны тәбрикләде һәм аларның киләчәктә укуларында тик яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафутдинов чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Рөстәм Мәүләви улына рәхмәтләрен җиткерде.

Кышның салкын көнендә бит очлары алсуланып торган сабыйларның күтәренке кәефеннән һәм ел саен үткәрелгән чарада аларның зур теләк белән катнашуыннан күренүенчә, традицион чаңгы ярышының киләчәге өметле булыр дигән ышаныч бар.