Гәзиткә язылып парниклы булды!

26 Апрель, 2016 - 14:17.Яңалыклар

Елның икенче яртыеллыгына урындагы басмага язылган тугры дусларыбыз арасында игълан ителгән Марафонның “Атна саен — приз” бәйгесенең беренче тиражының җиңүчеләре билгеләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Хәтергә төшереп үтү комачауламас.

“Балтач таңнары” гәзитен алдыручы дусларыбыз арасында:
Яңа Уразай авылыннан Герман Апляев — 3,2 м х 8 м зурлыктагы АГРО пленкасы;

Имән авылыннан Әхнәви Гыйлванов парник иясе булдылар. Бүген Әхнәви абый да бүләген килеп алды. “Парник чыгасын белсәм, пленка сатып алмаган булыр идем бит, әй”, — дип көлдереп тә алды. Шулай итеп, урындагы басмага язылып, гәзитле дә, парниклы да булды бу укчыбыз.

Бәйгенең беренче тиражының җиңүчеләрен тагын бер тапкыр котлыйбыз! Алдагы атнада бәйгенең икенче тиражы үтәчәк. Читтә калмагыз, дуслар. Алдагы яртыеллыкка урындагы матбугат басмаларына язылган квитанция күчермәләрегезне редакциягә китерегез. Бүләкләр сезне көтә!