ЭШ ЭЗЛӘҮЧЕЛӘРНЕ ВИДЕО ӘҢГӘМӘГӘ ЧАКЫРАЛАР

24 Февраль, 2016 - 13:09.Яңалыклар

Бүген үз белгечлегең буенча эш табу җиңел түгел. Шулай да эш бирүчеләр ягыннан тәкъдимнәр юк түгел. Игълан такталарына, сайтларга күз салдың исә, вакансияләрнең исәбенә чыгарлык түгел.

Эш бирүчеләр эшкә урнашучылар белән хәзер видео әңгәмәләр дә үткәрә. 25 февраль көнендә районның халыкка мәшгульлек белән ярдәм итү үзәгендә 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шундый видео әңгәмә оештырыла. Анда безнең районның эш эзләүче гражданнарына Санкт-Петербург шәһәре предприятеләре вәкилләре белән әңгәмәләшү мөмкинлеге булачак.