ӘДИПЛӘР ЯҢА КУЛЪЯЗМАЛАРНЫ ТИКШЕРДЕ

5 апрель көнне “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә БР Язучылар оешмасының татар телендә иҗат итүче язучылар берләшмәсенең күчмә утырышы үтте. Анда Борай районыннан Алия Хәйруллинаның һәм Тәтешле районыннан Миләүшә Гәрәеваның — шигырь, Балтач районыннан Габделсамат Гатинның — көлкеле хикәяләр, Аида Хәйртдинова һәм Рима Каһарманның (Вәлиева-Каһарманова) проза әсәрләре кулъязмалары тикшерелде. Семинарның эшендә муниципаль район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов катнашты.

Утырыш бик җанлы үтте. Шагыйрьләр — БР Язучылар оешмасының татар телендә иҗат итүче язучылар берләшмәсе җитәкчесе Марис Нәзиров, “Замандаш” иҗади берләшмәсенең җаваплы сәркәтибе Фәрит Суфияров, прозаиклар — Мансаф Гыйләҗев, Рәшит Низамов һәм “Агыйдел” журналының бүлек мөхәррире Сабир Шәрипов авторларга тәкъдимнәрен, киңәшләрен җиткерделәр. Кулъязмага кергән бер шигырь, бер хикәя дә каләм осталарының игътибарыннан читтә калмады. Повесть язган авторларга таләпләр тагын да көчлерәк. Әсәрләргә җентекле анализ ясалды. Күтәрелгән мәсьәләләр күбесенчә көнүзәк: һәвәскәр язучыларны илдә булган үзгәрешләр, авыллар язмышы, гаиләдәге, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бала кичерешләре, әхлак кануннарының яшәешебездәге чагылышы борчый. Мөһим темалар күтәрелгән, әмма алар тулысынча ачылганмы? Укучы күңеленә барып җитәрлек итеп сурәтләнгәнме? Бу сорауларга җавапны әдипләр авторлар белән бергә дустанә атмосферада узган үзара сөйләшү вакытында эзләделәр. “Авторларның теле бай, урындагы сөйләм үзенчәлекләрен киң кулланалар. Әмма җөмләләр төзелешендәге бертөрлелектән ничек тә арынырга кирәк”, — дигән киңәшләрен җиткерде Мансаф Гыйләҗев. Сюжет корылышы, төрле стильләрне урынлы куллану, образларны тирәнрәк ачу, аларның язмышын әсәрнең азагына кадәр итеп җиткереп, психологиясенә ярашлы тәмамлау буенча да киңәшләр бирелде. “Повестьта авылларның бетүен, колхозлар таралуын түгел, шул проблемалар уртасында кеше язмышларын тасвирларга кирәк. Тасвирларга, сөйләргә түгел. Художество әсәрендә гәзит стилен куллану — зур хата. Аны кулланган очракта, бу алым үзен-үзе акларга тиеш”, — диде Сабир Шәрипов. Габделсамат Гатинның көлкеле хикәяләре дә берникадәр каршылыклы фикерләр тудырды. Авторның: “Тушкыр авылы — Балтач районының “Габрово”сы ул. Бездә кешеләр шаяра белә. Дөньяда килеп туган көлкеле хәлләрне язып кына өлгер!” — дигән сүзләрен БР Язучылар оешмасының өлкән әдәби консультанты Рәшит Низамов хуплап каршы алды. “Юмористик әсәрләрне китап сөючеләр көтеп ала. Мондый китаплар сирәк әлегә. Габделсамат Гатинның кулъязмасын көлеп, яратып укыдым”, — диде ул. “Көлкеле хикәяләрдә авторлык принципларына җитди карау мөһим. Көләмәчләрдә җыелмалык та бар”, — Сабир Шәриповның бу фикеренә Марис Нәзиров та кушылды һәм китапның исемен сайлау, көлкеле хикәяләрдә халык арасында билгелелек алырлык төп геройны булдыру турында да фикерләре белән уртаклашты.
Миләүшә Гәрәева һәм Алия Хәйруллина үзләре белән таныштырганнан соң шигырьләрен укыдылар. Марис Нәзиров һәвәскәр шагыйрәләрнең уңышлы табышларына тукталды. Шулай ук: “Шигъри әсәр үстерелешле, укучыны ялыктырмаслык итеп корылырга тиеш”, — дип билгеләде.

Арытабан әдипләр 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Шагыйрьләр балалар игътибарына шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итте, ә прозаиклар кечкенә, әмма шул ук вакытта тирән мәгънәле һәм фәһемле хикәяләрен укып, тамашачыларны көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр.
Күчмә семинарларның авылда яшәп иҗат итүчеләрнең арытабан үсешендә роле зур, әлбәттә. Әлеге утырышта каралган кулъязмаларның барысына да уңай бәһа бирелде, әйтелгән тәкъдимнәр буенча ел эчендә аларны төзәтеп, кабат эшкәртеп берләшмәгә тапшырырга дип карар чыгарылды. Язучыларны халыкка якынайту, әдәбиятны популярлаштыру максатыннан да күчмә семинарларны оештыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Кунаклар чыгышларында бу фикерне ассызыклады һәм семинарны оештыручыларга — “Замандаш” иҗади берләшмәсенә һәм Балтач район Хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.