ДИСПАНСЕРИЗАЦИЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ

2015нче елда үткәрелгән диспансеризация нәтиҗәләре буенча Башкортстанда яшәүче 189 836 кеше сәламәт дип табылган. Аның тәүге этабында 714 300 кеше катнашкан.

Табиплар әйтүенчә,диспансеризация үтү махсус медицина ярдәмен күрсәтүне таләп иткән авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Узган елдагы диспансеризация республика халкының ешрак кан әйләнеше, эндокрин, бәвел-җенес системалары авыруларыннан җәфалануын күрсәтте.

Социаль әһәмиятле авырулардан яман шеш авыруының — 536, шикәр диабетының —1805, йөрәк ишемиясе авыруының 615 очрагы теркәлгән.

Халыкка диспансеризация үткәрү эшендә 89 медицина учреждениесе катнашкан, диспансеризация өчен мобиль медицина бригадаларын кулланып 42850 кеше тикшерелгән.

Узган елда үзәк район дәваханәсе белгечләре тарафыннан 4089 кешегә диспансеризация үткәрелгән. Диспансеризацияләү барышында тәүге тапкыр ачыкланган авыруларның саны 430га тиң. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (140), югары артериаль кан басымы авырулары (69), йөрәк ишемиясе авырулары (18), шикәр диабеты (7), яман шеш авыруы бер кешедә ачыкланган дип белдерә табиплар.