„ЧИСТА СУ” ПРОГРАММАСЫ — ГАМӘЛДӘ

„Чиста су” федераль максатчан программасы чикләрендә Иске Балтач авылында агымдагы елда 12 километр озынлыкта суүткәргеч линияләр яңартыла. Трассада чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенең көчле техникасы, тәҗрибәле ике бригадасы эшли.

Үзәк урамда — ике яклап, Тынычлык, 8 Март, Парк, Аэродром, Бәйрәм һәм башка урамнарда бер яклап суүткәргеч линияләр яңадан салына. Күп урамнарда искергән тимер торбалар алыштырыла. Заман таләпләреннән чыгып суүткәргечләр өчен тимер торбаларга идеаль алмаш буларак пластмасс торбалар кулланыла. Хуҗалык эшчәннәре аларның техник өстенлекләрен билгели. Материалы җиңел булгач, аларны монтажлау авырлык тудырмый, озакка сузылмый, ремонт эшләрен башкару да уңайлы.

Пластмасс торбалардан төзелгән суүткәргеч линияләр „озын гомерле”: 50 елга кадәр эксплуатацияләнә. Торбалар тутыкмый, эчке ягына судагы матдәләрдән катлам утырмый, ягъни торбаның су агу диаметры еллар үтсә дә үзгәрми.

Әлеге вакытта су трассасында һәр көнне ике бригада эшли. Көчле, заман техникасы — „Комацу” һәм „Терекс” экскаваторлары белән механизаторлар Ранис Мөҗипов һәм Радик Ахуновлар идарә итә. Шулай ук мастер Юнир Шәмсетдинов җитәкчелегендә слесарьлар Радим Дәүләтов, Вилдан Мансуров, Фирдәвес Тимербаевлар (ул шулай ук тракторчы да) үзләренә йөкләнгән эш күләмен вакытында һәм җиренә җиткереп башкара. „Фатирларга, өйләргә су үткәрү эшләре дә дәвам итә.

Коммуналь хуҗалык бу эшләрне сыйфатлы материал белән, шул исәптән исәпләүгечләр белән дә тәэмин итә, хуҗалар тарафыннан җиһаз җыю таләп ителми”, — ди җәмгыять директоры Фәдис Ибраһимов.