Бүген — Көлке көне

2 Апрель, 2016 - 09:52.Яңалыклар

Көлке (алдау) көне (April Fools' Day яисә All Fool's Day) — 1 апрель көнне бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар.

Бәйрәмнең кайсы илдә туганы төгәл мәгълүм түгел. Бер версия буенча әлеге бәйрәм язны күңелле итеп каршы алу йолалары белән бәйле булса, икенче версия буенча әлеге бәйрәм XVI гасырда Григориан календарена күчү процессында туган, дип санала. Яңа елны иске календарь буенча 1 апрель көнне каршы алган кешеләрдән көлгәннәр, аларга "мәгънәсез" бүләкләр бүләк иткәннәр.

Көлке көне белән сезне, Дуслар!