БӨТЕНРУСИЯ КОНКУРСЫННАН ҖИҢҮ БЕЛӘН

Бөтенрусия „Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында иҗатны үз иткән балтачлылар җиңү яулады. Конкурсны Идел буе федераль университеты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгресс, башкарма комитеты, Әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Тәүге турда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл Республикаларының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Саратов, Пенза, Пермь, Ырынбур, Киров өлкәләреннән 325 укучы катнашты.
Жюри әгъзалары катгый таләпләренә җавап биргән 89 югары сыйныф укучылары икенче турга чыкты.

Иҗади конкурсның финалистлары буларак алар янә яңа әсәрләрне жюри хөкеменә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, 830дан артык әдәби әсәрне карап жюри әгъзалары үз бәһасын чыгарды. Конкурста иң күп әсәрләр проза, шигърият жанры буенча каралды, ә журналистика буенча исә сынауда 30лап иҗади эшкә анализ ясалды. Язучылар, шагыйрьләр, филология фәннәре кандидатлары һәм докторлары иң уңышлыларын билгеләү өчен байтак көч салганы ачык. Балтач районыннан 4 укучы финалга чыгуы, һичшиксез, мактауга лаек. Һәркайсы үзе сайлаган жанрда югары бәһа алуы күп нәрсә хакында сөйли. Һәр укучы Казан шәһәрендә күренекле галимнәр, язучы, шагыйрьләр каршында имтихан тотты.

Проза өлкәсендә иң яхшы әдәби әсәр язганы өчен II урынга 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 11 „а” сыйныфы укучысы Илнур Вәлиев (укытучысы Лилиана Акберова) лаек булып, диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде. Журналистика буенча Сәйтәк урта мәктәбе укучылары Арнольд Вәлиев — Рәхмәт хатына, Вадим Арсланов һәм Ильнара Вәлиева (укытучылары Рәзилә Вәлиева) иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен III һәм I урынга чыкты. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алдынгылыкны яулаган укучыларның мөгаллимнәре дә конкурсның дипломы белән бүләкләнде.

Иҗади юнәлештә үзләрен эзләгән укучыларны илһамландыру, аларга этәргеч бирү киләчәктә нәфис әдәбиятка юл ачуга тиң күренеш. Бүген үсмерләр моңа мохтаҗ. Киләчәктә аларның казанышларын күреп, заманында алшартлар тудырганын ядәм кулын сузганнарга искә алырга форсат тияр әле. Әдәбиятта, сәнгатьтә югары баскычларга ирешү тәүге уңышлардан, шундый җиңүчеләрдән башлана. Бөтенрусия күләмендә читтән торып үткәрелгән иҗади конкурс балтачлыларда зур потенциал барлыгын дәлилләде. Менә монысы якты өметкә ныклы нигез бирә дә инде.

Рима ВӘЛИЕВА.