БӨЕК ШАГЫЙРЬ ТУУЫНА 130 ЕЛ...

Шагыйрьнең туган ягы —инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Бөек шагыйр балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала.

Әйе, Тукай исеме ничектер халыкка якын... Вафатыннан соң халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр яздылар. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый.Чөнки бу бөек иҗат — дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше.

Бөек Тукайның әкият поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән „Шүрәле” балеты илебез сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде „Тукай җәмгыяте” яшәп килә. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үстерә... Әйтик, Ф. Яруллинның „Шүрәле”се, Р. Гобәйдуллинның „Кисекбаш”, Ә. Бакировның „Алтын тарак” балетлары, Н. Җиһановның „Кырлай” исемле зур күләмле симфониясе — Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икәнлегенә дәлил.

Тукай театр сәхнәсендә дә, романнарда да яши. Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Шагыйрьнең халкына иткән хезмәте шулкадәр бөек ки, хезмәт халкы һаман да әле Тукайны тирәннәнрәк аңлыйсы, аңа тагын да якынаясы килә. Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.