БЕЗНЕҢ ТӘҖРИБӘ КҮРШЕЛӘРНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА

Төзелеш эшләре Федераль һәм республика программалар буенча комплекслы рәвештә алып барылган “Көньяк” микрорайоны белән шушы көннәрдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының торак һәм өстенлекле биләмәләрне үстерү бүлеге начальнигы Алексей Сергеевич Козлов җитәкчелегендә Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән вәкилләр танышты.

Алар арасында Татарстан, Чувашстан, Удмурт республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләре , шулай ук үзебезнең республиканың Мәләвез районы белгечләре, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Рәфкатъ улы Шәйхетдинов, бүлек начальнигы Илдус Гата улы Фәзрахмановлар бар иде. Дәрәҗәле кунакларны район Хакимияте башлыгы Р.Галләмов микрорайондагы социаль билгеләнештәге объектлардагы төзелеш эшләре белән таныштырды.

Рәсми делегация моннан берничә ел элек файдалануга тапшырылган Төньяк микрорайонында (Киров урамының яңа өлеше) да булдылар. Район Хакимияте билгеләвенчә, хәзер инде Көнбатыш микрорайнында төзелеш эшләре җәелдереләчәк. Биредә төзүчеләргә барлыгы 180 гектар мәйданда җир участогын үзләштерү бурычы тора.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.