Беренче тиражның җиңүчеләре билгеләнде

26 Апрель, 2016 - 16:45.Яңалыклар

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына урындагы басмага язылган тугры дусларыбыз арасында игълан ителгән Марафонның “Атна саен — приз” бәйгесенең беренче тиражының җиңүчеләре билгеләнде.

“Балтач таңнары” гәзитен алдыручы дусларыбыз арасында:

Яңа Уразай авылыннан Герман Апляев — 3,2 м х 8 м зурлыктагы АГРО пленкасы;

Имән авылыннан Әхнәви Гыйлванов парник иясе булдылар.

Бәйгенең беренче тиражының җиңүчеләрен кайнар котлыйбыз! Алдагы атнада бәйгенең икенче тиражы үтәчәк. Читтә калмагыз, дуслар. Алдагы яртыеллыкка урындагы матбугат басмаларына язылган квитанция күчермәләрегезне редакциягә китерегез.

Бүгенге җиңүчеләрнең берсе Герман Иванович бүләген килеп алырга да өлгерде инде. Әхнәви абыйны паспорт, ИНН кебек документлары белән редакциядә көтеп калабыз.