БӘХЕТСЕЗЛЕК ОЧРАКЛАРЫНА ЮЛ КУЙМАСКА!

9 Февраль, 2016 - 14:27.Яңалыклар

Район Хакимиятенең утырышлар залында үткән бүгенге оператив киңәшмәдә район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары — икътисад идарәлеге началнигы Салих Имаев киңәшмәдә катнашучыларны райондагы күп фатирлы йортларның, социаль – мәдәни объектларның түбәләрен кардан арындыруга төп игүтибарны юнәлтергә чакырды.

Чөнки бәла килеп тугач, соң булуы бар. Көтелмәгән күңелсезлекләргә, бәхетсезлек очракларына юл куймаска кирәк. БАШИНФОРМ агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфада өч баланың башына түбәдән боз кисәге төшү очрагы теркәлгән. Бию секцясенә килгән ике кыз һәм бер малай тренировкалардан кайтырга чыккан мәлдә түбәдән кар килеп төшә. Балаларның берсе кар астында кала, үтеп баручылар һәм ата-аналар көче белән ул тиз арада казып алына. Ике кыз дәваханәгә озатыла. Үсмер малай ата-анасы озатуында травмпунктка юллана һәм аңа гипс салына...