БАЛТАЧЛЫ „ЯШЬ ТАВЫШЛАР” СЕРИЯСЕ АВТОРЛАРЫ АРАСЫНДА

Башкортстан Республиасы әдәбияты елның-елында яңа исемнәр белән тулыланып тора. БР Язучылар берлеге шушы көннәрдә „Яшьләр тавышы” сериясендә бер төркем яшь авторларның китапларын бастырып чыгарды. Яшь язучылар арасында балтачлы Гөлия Мөгаллимова да бар. Аның „Бәхетлесеңме, дип сорама” дигән китабы дөнья күрде.

Гөлия Васигать кызы Мөгаллимова(Гәрәева) Көнтүгеш авылы кызы. Иҗат белән мавыгуы балачагыннан ук килә. Мәктәп яшеннән үк төрле басмалар белән хезмәттәшлек итә. Арытабан ул иҗатны һөнәр юлы итеп сайлый. 2009 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетын тәмамлагач „Кызыл таң” республика гәзитенә эшкә килә.

Тормыш иптәше Динар белән ул һәм кыз тәрбиялиләр. Әлеге вакытта Гөлия вакытлыча ялда. Нәни Самираны тәрбияләү белән мәшгуль.
Якташыбызны һөнәри язучылар сафын тулыландыруы уңаеннан ихлас тәбрик итәбез. Авторның яңа китабы тагын да дәртләнеп иҗат итәргә этәргеч бирсен!

Иҗатташлар, авылдашлар исеменнән: Дамир ХӘЙРТДИНОВ.