БАЛТАЧ ТИРӘСЕН КОНДЫЗЛАР ҮЗ ИТТЕ

Район сулыкларында кондызлар(бобр) моңа кадәр очррый иде. Бу җәнварлар безнең төбәктә күпләп үрчегән, күрәсең. Мөгаен, ареалын киңәйтү максатыннандыр, кондызлар авыллар тирәсенә үк килеп җитте.

Бүген иртән Иске Балтачта бер күлләвектә кондыз күрүләре турында редакциягә хәбәр иттеләр(урыны сер булып калсын).
Ул урында яз көннәрендә генә су җыелып ята. Тирәсе таллык. Мөгаен, биредә таллар үсеп утыруы кондызны җәлеп иткәндер.