АСКЫНГА —ТУРЫ ЮЛДАН ЯКЫНРАК

22 Сентябрь, 2012 - 08:40Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Халыкта: “Урау булса да, юл яхшы,”—дигән әйтем бар. Автомобиль юллары картасына кертелгән маршрут буенча Иске Балтачтан Аскынга барырга уйласаң ике йөз километр чамасы юл үтәргә кирәк. Борай-Баженов-Яугилде авыллары яныннан үтә бу маршрут. Җиңел автомашинада шушы араны үтү ике-өч сәгать вакыт ала. Туры юл күпкә якынрак та соң. Ләкин елның төрле мизгелләре бар шул. Ни арба, ни чана вакытларында ике район арасындагы бу юлның үтә алмаслык хәлгә төшкән урыннары очрый.

—Ай-һай-һай, сезнең як юллары.Язын, карлы-яңгыр явып торган беркөнне, Аскында гастрольләрдән соң Балтачка барырга чыккач, Сандугач авылыннан кире борылып, урау юлдан район үзәгегезгә барырга туры килгән иде,—дип сөйләп торган иде күрше республикада яшәүче бер сәнгать хезмәткәре.
Акча күктән явып торса Балтач-Аскын арасын инде күптән асфальт өслекле туры юлдан үтәр идек тә соң. Юлларның тигезлеген тэмин итү бик кыйммәткә төшә шул. Асфальт юл салуда кулланыла торган төзелеш материалларының район территориясендә табигый байлыклары да юк бит ичмасам. Комташны Агыйдел елгасы буендагы пристаньнардан барып алалар. Вак таш артыннан Балтач район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе транспортына Аскын районының Суяш карьерына юл тотарга туры килә. Шулай ук Салават районының Мөрсәлим бистәсендәге “Олыир карьеры” җәмгыятеннән вагоннарга төяп тимер юлдан озатылган, асфальт юл нигезе сыйфатындагы кыйммәтле бу төзелеш материалын Куеда станциясеннән дә ташыйлар. Димәк, безнең тарафларда бер километр озынлыкта асфальт юл төзү өчен кимендә сигез миллион сумлык чыгымнар тотылганына һич аптырыйсы юк. Безнең төбәк өчен бик зур акча бу. Чагыштыру ясаганда, Европа илләрендә бер километр озынлыкта асфальт юл төзү биш йөз мең долларга төшә диләр. Хәер, Русия территориясен Европа илләре җирлеге киңлеге белән чагыштырып булмый. Русиядә бер бәла—ул да булса юллар диләр дә соң. Безнең илдә күбрәк күләмдә юллар төзергә кирәк шул. Ә юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә эш фронты гына булсын.

—Финанслау җитәрлек күләмдә булса Аскын-Балтач арасындагы асфальтланган юлны быелгы сезонда ук район чигенә җиткереп куяр идек,—диләр район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре.

Әлеге вакытта мастер Иршат Хәйруллин җитәкчелегндәге эшчеләр бригадасы бу көннәрдә юлның Штәнде-Мата участогында асфальт түшәү белән шөгыльләнә. Агымдагы елда бу төбәктә дүрт километр озынлыкта юл асфальтлау каралган. Быел асфальтланган юл Мата авылында тукталыр, мөгаен. Моңардан соң район чигенә кадәр барып җитәргә җиде-сигез километр чамасы ара кала. Димәк, финанслау әлеге темпта барса, Балтач-Аскын юлын асфальтлап район чигенә җиткергәнче ике ел вакыт үтәчәк дигән сүз.

Шушы ук бригадада хезмәт салган Рәҗәп Нургалиев, Радис Исламгалиев, Нил Карамов, Рөстәм Бикбов, Өлфәт Әхмәтшин, Нәвис Шәйсолтанов, Роберт Низамов, Александр Иликбаев, Динар Шакиров, Илвир Суфияров, Харисҗан Сәитов, Мөдәрис Кадыров, Рамил Гыйбәдуллин, Рәҗәп Шәйхлиев, Илһам Шакиров, Флүр Ямалетдинов, Юрий Кавардаковлар тырышлыгы белән быел район үзәге урамнарында да юллар асфальтланган.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.