ТОРАКТА ДАТЧИК—КҮҢЕЛЕҢ ТЫНЫЧ

Торакларда янгын чыгу куркынычының елдан-ел артуы күзәтелә. Алай гына да түгел, соңгы айларда кешеләр, бигрәк тә, балигъ булмаганнар үлеме белән тәмамланган янгын очраклары ешайды. Бу хәл караучысыз калган бала-чаганың ут белән шаяруына, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәмәүгә, көнкүреш техникасын көндәлек тормышта күпләп куллануга бәйле, дип саный янгын күзәтчелеге белгечләре. Ә бит янгын баш калкытканда кешенең гомерен һәм сәламәтлеген батареялардагы бәләкәй генә тартмачыклар коткара ала.

Мондый җайланмалар бәясе ягыннан әлләни кыйммәт тә түгел. Бу хакта узган елның язында басмабызда хәбәр иткән идек инде. Соңгы айларда теркәлгән аянычлы хәлләр аңа кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы Яңавыл районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эше Баш идарәлегенең янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Булат Радим улы ХӘСӘНОВ белән шул хакта әңгәмә кордык.

—Агачтан төзелгән өйләрнең утка чыдамлылыгы түбән һәм алар ут тәэсиренә тизрәк бирешә. Кирпеч һәм бетоннан өелгән биналар да эчке яктан яналар. Күп фатирлы йортларда исә бер фатирда янгын баш калкытса күршеләргә һәм гомумән бинага зыян салырга мөмкин...

—Булат Радимович, ә яңа төзелгән йортларда янгынга каршы факторларны киметү чаралары төзелеш проектын эшләгәндә үк исәпкә алына...

—Әйе, әмма „хуҗалык алымы” белән төзелгән йортлар турында сүз йөрткәндә моны әйтеп булмый. Икенчел торакта һәм таушалган йортларда яшәүчеләргә ут-күздән саклану өчен янгынга каршы автономияле җайланма урнаштырырга кирәк. Безнең районда яшәгән аңлы гражданнар да мондый җайланмаларны кулланалар инде.

—Ул җайланманы кем урнаштыра һәм ничек эшли?

—Мондый сигнализацияне урнаштыру, әйткәнемчә, кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкин. Көчле сигнал нәтиҗәсендә өйдәгеләр янгын чыгуы турында вакытында белә һәм бинадан чыгып китә алалар. Төнге йокы сәгатьләрендә бу аеруча мөһим.

Датчикның үзенә килгәндә, ул — автономияле прибор. Аның эчендә махсус төтен камерасы бар. Ул камера гади батареялар ярдәмендә эшли һәм батареяларны елына бер тапкыр алыштырырга кирәк. Бу җайланма янгын баш калкытуның башлангыч стадиясендә югары сизү мөмкинлегенә ия. Ул төтен яки кеше гомере өчен куркыныч токсинлы матдәләр исенә дә эшләп китә.

Һәр кеше үзенең туганнары һәм якын кешеләре турында хәстәрлек күрә. Шуңа күрә мондый сигнализация күп балалы, ялгызлары көн күргән өлкән яшьтәге гражданнарга аеруча кирәк.

—Ул җайланманы урнаштыруның аерым кагыйдәләре бармы?

—Янгын саклыгы хезмәткәрләре мондый датчикларны биналарның түшәменә пар барлыкка килү мөмкинлеге булган урыннардан ераграк, яктырткычлардан 30 сантиметрдан күбрәк арада урнаштырырга киңәш итәләр. Бу җайланманы шөрепләр ярдәмендә яки җилемле лентага ныгыталар. Аны теләгән һәр кеше урнаштыра ала, ул нәтиҗәле, кыйммәткә дә төшми.

Саклану өчен шулай ук биналар эчендә ут сүндерүнең беренчел средстволарын булдырырга киңәш итәбез (төрле типтагы ике ут сүндергеч), ә җәйге чорда йорт яны участогында янгын сүндерү максатларына 200 литрдан да ким булмаган күләмдә су запасы булдырырга кирәк. Саклык чараларын күрү тормышыбызны матур да, хәвефсез дә итәчәк.

Автономияле янгыннан саклау җайланмалары турында тулырак мәгълүматны районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән алаласыз. Телефон: 2-23—28.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бүгенге сөйләшү барышында аңлаткан җайланма кулланылышка мөмкин кадәр киңрәк кертелеп, тормышыбыздагы күңелсезлекләрдән саклый алса иде!

Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.