АЛГАНЧЫ — ҖИДЕ КАТ ТИКШЕР!

Русиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукын саклау көне быел „Антибиотикларны менюдан алырга” дигән девиз астында уза.
„Ил буенча антибиотикларныңтотрыклылыгы хәвефле дәрәҗәгә җитте. Әгәр дә якын арада тиешле чаралар күрелмәсә, антибиотиклар чорына нокта куелачак, ә дарулар нәтиҗәлелеген югалтачак, һәм, шул сәбәпле, гади генә инфекция, травмалар кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә зур куркыныч яныячак”, — дип белдерә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы.

Соңгы вакытта антибиотиклар малчылык, кошчылык, балык үрчетү тармакларында киңкулланыла. Шул сәбәпле, кеше организмына кергән зарарлы матдәләр саны шактый арта. Әйтик, супермаркетта сатуга чыгарылган азык-төлекнең һәрберсенә диярлек антибиотик кертелгән. Ул йөз проценты белән хайваннар һәм кош итендә бар, чөнки аларны кешеләрне кебек үк антибиотиклар белән дәвалыйлар һәм профилактика өчен витаминнар белән бергә кушып та тукландыралар.

Балык һәм диңгез продуктларын туры мәгънәдә антибиотикта „йөзәләр” дип әйтергә мөмкин. Ясалма шартларда аларны башкача үстерү мөмкин дә түгел. Шуныңөчен ачык сулыкларда тотылган балыкны гына кулланырга кирәк.

Сөт продуктларында да антибиотик бар, кошчылык фабрикаларында да тавыкларны антибиотик ярдәмендә дәвалыйлар. Шунлыктан тавык йомыркасында антибиотик күләме шактый була, ә яраклылык вакыты арта.

Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә антибиотик белән эшкәртәләр, алар озак вакыт бозылмый, һәрвакыт матур, ялтырап торалар.... Ә гади сатып алучы теге яки бу азык-төлектә антибиотик барлыгын карап та, тәмләп тә билгели алмый. Азык- төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып алганда бик игътибарлы булырга өйрәнергә кирәк. Гадәттә, яраклылык срогы аз булган әйберләрне сайлап алырга кирәк, чөнки аларда антибиотиклар һәм башка зыянлы матдәләр күләме аз була. Исегездә тотыгыз: эремчек яисә сөт продуктлары — бер ай, сыр — өч ай, диңгез продуктлары ярты елга кадәр саклана дип язылган яраклылык вакытына ышану дөрес түгел.

Продуктларны (ит,сөт, йомырка) җылылык ярдәмендә эшкәрткәннән соңда алардагы антибиотиклар өлешчә генә юкка чыгарга мөмкин, дип билгели галимнәр. Мәсәлән, тавык түшкәсендәге тетрациклин антибиотигы утыз минут пешерелгәннән соңда азмы-күпме күләмдә бройлерның мускулында саклана, ә янә утыз минут пешерелгәннән соңтулысынча шулпага күчә. Ә йомырканы, сөт кебек продуктларны утыз минут дәвамында пешереп булмый бит. Бу җәһәттән әлегә тикшерүләр үткәрелмәгән. Шул сәбәпле, мондый продуктларны ашаргамы, юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итәргә тиеш.