ҮЗЕ ЯНСА ЯНГАН, АВЫЛНЫ САКЛАП КАЛГАН...

Водитель эшен кем җиңел дип әйтә ала? Аның нерв-эмоциональ киеренкелеге генә ни тора!? Шуның нәрсәсе инде, эш урыны — автомобиль, эш зонасы — юл, автотранспорт предприятиесе, автозаправкалау станциясе, дияр кемдер... Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның адым саен очрап торуы да, урыслар әйтмешли, ерунда гына булып тоелырга мөмкин. Бүгенге героем — Балтач районының Түбән Сикияз авылында гомер иткән өлкән яшьтәге Рәфис Кашанов, егерме ел дәвамында туган колхозы „Сигнал”да водитель булып эшләгән. Эш барышында нинди генә хәлләрдә калырга туры килмәгән аңа шушы гомер эчендә?!

Буй җиткереп, егет армия хезмәтенә юллана. Новосибирскида эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Шул елларда укып водитель таныклыгы ала. Кайткач, ике дистә ел дәвамында водитель һөнәренә тугры булып колхозда бензовоз автомашинасын хезмәтләндерә.

1970нче еллар ахырында була бу хәл. ГАЗ-51 базасындагы бензовозда эшләгән чагы. Яңа ел алдыннан колхозның янгын сүндерү расчётының суы туңу сәбәпле, Рәфис Нигъмәтҗан улына колхоз җитәкчелеге котельныйга су китерергә куша. Китерә Рәфис Кашанов суны. Цистернадан суны агызып бетереп өенә кайта. Яңа ел бәйрәменнән соң 50 километр ераклыктагы Куяды станциясеннән дизель ягулыгы алырга юллана. Алып кайта, бушатырга уйлый. Насос туңган булып чыга. Паяльный лампа ярдәмендә саклык белән эретеп агызып бетерә. Суны тулысынча бушатып бетерүенә шиге булмаса да, насосның туңуына гаҗәпәләнә.

Шул ук көнне Куядыга икенче рейска юллана. Бу юлы — бензин алырга. Кышкы көн бик кыска. Әйләнеп кайтуына караңгы төшә. Кайтып җитеп гаражга юнәлә. Ягулыкны бушатырга уйлый. Насосның янә туңган булуына инана. Кабат паяльник алып җылытып җибәрергә уйлый. Авыл читендәге өйдән 50 метр арадагы гараж йортында күз ачып йомганчы цистерна буйлап ут менеп ягулыкка каба.

—Ялкын теленең биеклеге 4 метр бардыр! Лампаны ыргытып, йөгерергә уйладым. Берничә адым атлауга башка уй килде: „Ялгышам түгелме соң? Бәлки, өлгерермен?” Һәм кире йөгереп килеп капкачны ябып, өстенә ятып, ыргакны эләктеререп өлгердем... — Рәфис Нигъмәтҗан улын тыңлаганда йөрәкләр чемердәп китә. Цистерна тулы булу белән, эчтә һава булмаганнан ялкын сүнә. Шул вакыт эчендә кулларын, битен ут яндырып өлгерә.

Үзенең януын уйламый, машинаны гаражга кертеп кайтып китә. Иртәгәсенә колхоз рәисе Фәкъсут Фагамов Рәфис Кашановны үзәк район больницасына озата. Унбиш көн дәваланып чыга.
1982нче елга кадәр шул машинасын хезмәтләндерә Рәфис Нигъмәтҗан улы. Аннары авылдагы урта мәктәпкә завхоз булып урнаша һәм шул эшеннән хаклы ялга чыга.

—Аллаһының могҗизасы белән үземне сагалаган һәлакәттән исән калганмындыр. Авылдашларыма да зыян килүдән бары тик Илаһи көч үзе саклагандыр. Әле исемә төшсә шул вакыйга, тетрәнеп китәм, — ди героем.