ГОМЕРКӘЙЛӘР ТӨШ КЕБЕК

Авыл бер урында таптанган дәвердә лаеклы ялдагылар изге эшкә алынып, авылны төзекләндерәләр, кулларыннан килгәнне башлап үзләре эшлиләр. Бүген сүз Асавка авылында туып-үскән һәм илебез тарихына үзләре кылган файдалы гамәлләр белән горурланып яшәүче өч офицер турында.

Алар бәхетлеләр. Илебез алдында изге бурычларын үтәп туган авылларына кайтканнар, сокланырлык тормыш эзләп Кафтау артына китмәгәннәр, тәпи киткән газиз төбәкләрен илаһилаштырганнар. Монда кайтып бик күп изге гамәлләр эшләп өлгергәннәр.

Өч офицер авылны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләгәндә хәтсез ярдәм күрсәттеләр. Башлап мәңгелек йортларыбызны— татар һәм удмурт зиратларындагы өйләрне яңарттылар. Районыбызның даны һәм күрке булган шәхес Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның йорт-музееның заманча материаллар белән коймалары яңартылды, музей урнашкан бина тышланды. Бу сыйфатлар аларны җәмгыять алдында югарырак күтәрде, сафлыкның һәм сагынуның бер чагылышы итеп яшүсмерләр, яңа буын алдында югарырак күтәрә. Аларны шушы авыл, якташлар, укытучылары шундый итеп тәрбияләгән.

Отставкадагы подполковник Владислав Шакиров сөйли: «Туган җирнең кадерен читкә киткәч аңлыйсың. Монда безнең кендек каныбыз тамган. Хезмәт иткән дәвердә Асавка, аның тату һәм гади халкын сагына идем. Гомер буе күңелемдә авылдашларым, сыйныфташларым булды. Авылыбызның хозур табигатен бер килеп күргән кеше аны мәңге онытмас. Төшләремә кергән туган як үзенә тартты”. Әйе, шәһәрдәге фатирын куеп, туган авылында өй тергезә, сокланып карап торырлык нур һәм ямь өсти тормышына.

Хәвефсезлек хезмәтенең федераль органнарында озак еллар эшләгән подполковник Зәниф Җиһанур улы Закиров та Владислав үрнәгендә авылны хуп күргән, авылда көн итеп, гомер йомгагын сүтә. Күңелне җирсу тарту шушы буладыр инде ул.

Авыл югалса, тарих онытыла. Без шуны белергә, ата-бабалар йолаларын сакларга тиешбез. Буыннан-буынга күчеп килгән фикерләрнең берсе—әнә шул. Олыларның үзара мөнәсәбәтләре балаларга өлге.

Подполковниклар Павел һәм Владислав Шакировлар, Зәниф Җиһанур улы —замандашлар. Шул вакытта Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зәйнәп Әхмәт кызы Вәлинурованың ихлас ярдәмен, тырыш хезмәтен мактап сөйләделәр. Ул яхшы оештыручы, бар эшкә дә өлгерергә тырышып үрнәкле эшләвен җылы искә алалар. Иганәче эшкуар Ильшат Халимулла улы Галләмшин сугыш елларында авылдан чыккан бердәнбер разведчик Давлетьян Зият улы Зиятовның каберенә мәрмәрдән тактаташ эшләтеп урнаштырды.

Мөгаен хәрбиләр өчен иң кадерлесе авылдан сугышка киткәннәр исемлеге язылган обелиск булгандыр. Аның кырыннан беркем битараф үзалмый. Исән кайтканнар һәм сугыш кырында ятып калганнарның исемлеге яңартылган. Фанилык һәм бакыйлыкның очрашкан урыны.Тарихның чынбарлыкка тоташкан Кояш көзгесе. Обелискны яңартканда эретеп ябыштыручы Александр Мусакаевның өлеше тоемлы булган. Булдыклы егет ул. Укытучы-рәссам Герман Минниахметов бар осталыгын обелискны җиһазлауда күрсәткән.

Үлмәс Шакиров музее директоры, Асавка, Тушкыр авылларында гамәлләрне тормышка ашыручы Гөлфизә Садриеваның хезмәте мактауга лаек. Хәер, 2012 елда музей республика Мәдәният министрлыгының грантына лаек булган иде инде. Урында Гөлфизәнең эшен күргәч авылда дәвамлы патриотик тәрбия эше алып барылганына инандык. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов авылдагы барлык чараларда алдан йөри. Бу мәшәкатьләрнең эчендә кайнаган, бар җирдә ярдәмен күрсәткән мәктәп директоры Дамир Рәхимовның сүзләре мәгънәле: “Безнең отставкадагы хәрбиләрдә полководец холкы: күпләр җиңеп чыкмастай эшләргә алыналар”. Дөрес сүзләр. Халык көче таш яра.

Бу тарихи ядкарь эчтәлеге белән ввыл музеена һич тә охшамаган. Зур шәһәрләрдә, район үзәкләрендә андыйлар сирәк. Күренекле рәссам Мэлс Вафин Геройның портретын бүләк иткән. Аннары сугышчының фронтта үткән юлының графигы. Үлмәс Шакировның чәҗәрәсе. Аның үзенең хәрби кителе: орден, медальләр. Үзе исән чакта төрле очрашуларда бүләк ителгән китаплар, каһарманның яратып укыган әсәрләре. Күп сандагы альбомнар, рефератлар. Ү. Шакиров турында басылып чыккан мәкаләләр. Сугыш елларының шаһиты булган солдат котелогы. Экспонатларның күп һәм бай булуы Геройга булган ихтирамны күрсәтә. Халык батырларын онытмый.

Авылдашларга 70 еллык бәйрәмдә оештырылган «Солдат боткасы» бик ошаган. Тантанага Әфган сугышы һәм Чечняда этник бәрелештә катнашканнарның бер төркеме килгән иде. Әфган сугышы ветераннарының район оешмасы рәисе Рәфис Закиров үзенең хәрби дусларын алып килгән. Яугирләрне язмыш тагын очраштырды. Кеше күңеле карурман. Аны яктыртырга, тормышының күңелле көннәренә борылып кайтырга гына кирәк.

Гомер — мизгел. Гомер—чиксез дәрья. Ничек яшәсәң дә үтә торгандыр ул. Асавкалылар моны күптән аңлаган инде.