Спорт

Бәйгедә -оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-егетләр

25 Январь, 2018 - 11:02

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-атлар чаңгыда көчле булуларын исбат итте.

Оешма исеменнән чыгыш ясаучылар

25 Январь, 2018 - 10:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оема исеменнән 9 хатын-кыз көч сынашты.

Яшәгән авылларының чын патриотлары алар

24 Январь, 2018 - 11:24

Үзләре яшәгән авылларының чын патриотлары алар. Богдан авыл биләмәсеннән Зинфира Мөҗиповага тиңнәр табылмады. Тучыбай авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Миләүшә Фәрхетдинова икенче урынга лаек дип табылды. Шәвъяды авылы данын яклаган Гөлнара Вәлиева өченче урынга чыкты.

Укытучылар спортта сынала

24 Январь, 2018 - 10:48

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында укытучылар күпләп катнашты.
Кырык яшькә кадәр яшь категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Эрик Исиметов беренчелекне яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Илнар Фаридонов икенче урынга лаек булды. Иске Тимкә урта мәктәбеннән Дамир Насыртдинов өченче урынга чыкты.

Укытучылар чаңгыда бәйгесендә

23 Январь, 2018 - 16:29

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында укытучылар күпләп катнашты. Алар 2 километр аралыкны узды.
40яшьтән өлкәнрәк укытучылар арасында арасында алдынгылык „Көньяк” микрорайонының башлангыч мәктәп укытучысы Фәнзәт Әхмәтовта. Шул ук белем учагыннан Анисим Минелбаев икенче урынга чыкты. Тўбән Иванай урта мәктәбеннән Игорь Яниев өченче урынга чыкты.

Укытучылар чаңгыда да сынатмый

23 Январь, 2018 - 14:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында 40 яшьтән өстен мәгариф хезмәткәрләре дә актив.

Укытучылар чаңгыда да оста йөри

23 Январь, 2018 - 11:40

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында укытучылар арасында 40 яшькә кадәр 14 кеше көч сынашты.

Җитәкче ир-атлар арасында көчле чаңгычылар байтак

22 Январь, 2018 - 15:56

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында 12 җитәкче ир-ат катнашты.

Җитәкче гүзәл затлар спортта да сынатмый

22 Январь, 2018 - 15:24

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында. Җитәкче хатын-кызлар да актив катнашты һәм сынатмады. Җитәкче хатын-кызлар арасында Иске Тимкә балалар бакчасы мөдире Гөлназ Сафарова алдынгылыкны бирмәде.

Чын чаңгычылар өчен еллар да киртә була алмый

22 Январь, 2018 - 14:55

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышлары үтте.
Өлкән яшьтәге ир-атлар арасында беренчелек — Түбән Иванай авылыннан Георгий Беляевта. Сәйтәк авылыннан Назил Мифтахов икенче урынга чыкты. Нөркәдән Җәүдәт Гәрәев өченче урын белән бүләкләнде.

RSS-материал