Спорт

Мәктәп укучылары интелектуаль спорт төрендә сыналды

1 Февраль, 2018 - 11:59

Кичә Иске Балтач 1 нче урта мәктәбе базасында шахмат буенча район ярышлары үтте. Интеллектуаль бәйгедә 11 команда катнашты. Нәтиҗәдә, район үзегенењ беренче мәктәбе командасы — беренче урынны яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Штәнде урта мәктәбе командасы өченче урынга чыкты. Җињүләре уњаеннан яшь шахматчыларны котлыйбыз.

Балтач районы мәктәбе укучылары — чаңгыда

31 Январь, 2018 - 09:31

Узган җомгада урта белем бирү мәктәпләре укучылары чаңгыда йөрү буенча 4нче һәм 5нче баскыч ГТО нормаларын тапшырды. „Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасына 100дән артык укучы бу спорт төрендә үзләрен сынады. Яшь категориясенә килгәндә, алар 13— 17 яшьлек яшүсмерләр.

Көчле куллар бәйгесе

30 Январь, 2018 - 17:16

Бүген Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Русия Беренчелеге башланды. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә 5 спортчы анда юлланды. Динар Хиҗәпов, Эльвина Зиннурова, Тимур Әхмәдуллин, Радим Галиуллин, Алмаз Якуповлар Балтач районы исеменнән чыгыш ясый. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Бәйгедә -оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-егетләр

25 Январь, 2018 - 11:02

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оешма исеменнән чыгыш ясаучы ир-атлар чаңгыда көчле булуларын исбат итте.

Оешма исеменнән чыгыш ясаучылар

25 Январь, 2018 - 10:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган
район ярышында оема исеменнән 9 хатын-кыз көч сынашты.

Яшәгән авылларының чын патриотлары алар

24 Январь, 2018 - 11:24

Үзләре яшәгән авылларының чын патриотлары алар. Богдан авыл биләмәсеннән Зинфира Мөҗиповага тиңнәр табылмады. Тучыбай авыл биләмәсе исеменнән чыгыш ясаган Миләүшә Фәрхетдинова икенче урынга лаек дип табылды. Шәвъяды авылы данын яклаган Гөлнара Вәлиева өченче урынга чыкты.

Укытучылар спортта сынала

24 Январь, 2018 - 10:48

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында укытучылар күпләп катнашты.
Кырык яшькә кадәр яшь категориясендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Эрик Исиметов беренчелекне яулады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбеннән Илнар Фаридонов икенче урынга лаек булды. Иске Тимкә урта мәктәбеннән Дамир Насыртдинов өченче урынга чыкты.

Укытучылар чаңгыда бәйгесендә

23 Январь, 2018 - 16:29

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында укытучылар күпләп катнашты. Алар 2 километр аралыкны узды.
40яшьтән өлкәнрәк укытучылар арасында арасында алдынгылык „Көньяк” микрорайонының башлангыч мәктәп укытучысы Фәнзәт Әхмәтовта. Шул ук белем учагыннан Анисим Минелбаев икенче урынга чыкты. Тўбән Иванай урта мәктәбеннән Игорь Яниев өченче урынга чыкты.

Укытучылар чаңгыда да сынатмый

23 Январь, 2018 - 14:34

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча узган район ярышларында 40 яшьтән өстен мәгариф хезмәткәрләре дә актив.

Укытучылар чаңгыда да оста йөри

23 Январь, 2018 - 11:40

Узган җомгада „Көньяк” микрорайонында чаңгыда йөрү буенча район ярышларында укытучылар арасында 40 яшькә кадәр 14 кеше көч сынашты.

RSS-материал