СЫНАТМАС ИР-ЕГЕТЛӘР

30 Апрель, 2015 - 14:59Рима ВӘЛИЕВАСпорт

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем бар халыкта. Мөселманнар өчен аеруча таләпләр бар. Йөзә белү, атта чабу, уктан ату, якыннарыңны яклый белү кебек шөгыль һәр егеткә хас.

Кул көрәше (армрестлинг), милли көрәш буенча IV Бөтенрусия мөселман яшьләре турниры быел Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Дүртенче ел инде мөселман ир-егетләре бу спорт төрләрендә үзләрен сыный. Кул көрәше соңгы елларда районда зур үсеш алуы һәммәбезгә билгеле факт. Якташларыбыз Татарстанда районыбыз данын лаеклы яклады. Башка ярышлардан аермалы буларак, һәр катнашучы теоретик сынау үтте. Алар иң элек ислам дине нигезләрен белү буенча тест сорауларына җавап бирде. Райондашларыбыз тәүге таләпне җиңел үтәде. Мөселман кануны буенча яшәү — алар өчен гадәти күренеш. Мәсәлән, Радим Нургалиев актив тормыш позицияле егет. Замана яңалыкларын кабул итеп, рухи камиллеккә омтылуны да икенче планга калдырмый. Ул физкультура- савыктыру комплексында тренер: сәламәт тәндә сәламәт рух булганына инанган шәхес ярышта һич сынатмады. 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә якташыбыз финалга чыкты. Армрестлинг буенча мастерлыкка кандидат исеменә лаеклыларны бәйгедә җиңүе генә күп нәрсә хакында сөйли. Дөнья күләмендә ярышларда катнашкан спортчыдан гына финалда Радим җиңелә. Нәтиҗәдә,Радим Нургалиев — икенче урынга лаек. 70 килограммнан артык авырлык категориясендә Илшат Миңнеәхмәтов 23 катнашучы арасында дүртенче урынны алуы— яхшы күрсәткеч.

Көндәшле авылы егете Илдар Сәхипов, Татарстанга күченгәнгә күрә, Яр Чаллы спортчысы буларак ярышларда чыгыш ясады. Якташыбыз үз категориясендә җиңүгә иреште. Бу ярышларның оештыручылары — Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм Яр-Чаллы мөхтәсибәте. Алар иң зур бүләк — хаҗга бару өчен юлламаны җиңүчеләр арасында җирәбә салдылар. Кул көрәше буенча ике җиңүче һәм милли көрәштә биш авырлык категориясендә алдынгылыкны яулаучылар өчен, һичшиксез, кадерле бүләк бу. Бәхет Татарстан вәкиле көрәшчесенә елмайды.
—Балтачлылар бу ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясаса да нәтиҗәләр уңышлы. Киләчәктә һәр егет спорт күрсәткечләрен яхшырту буенча эшләр,сынауларга бирешмәс. Без моңа нык ышанабыз,—дип,фикере белән уртаклашты Иске Балтач „Үзәк мәчете”нең имам-хатибы Филүс Камалтдинов.

Типсә тимер өзәрлек Балтач егетләре мондый ярышларда булдыклы спортчы сүзен әйтер әле.

Яхшы нәтиҗәгә ирешкән спортчылар (сулдан уңга) Радим Нургалиев, Илшат Миңнеәхмәтов һәм Илдар Сәхипов.