КӨЧЛЕ УЕНЧЫЛАР КАЙДАН?

16 Март, 2016 - 10:06Рөстәм ВӘЛДИЕВСпорт

Иске Тимкә авылы бозында авыл җирлекләре командалары арасында хоккей буенча турнир утте. Турнирда мәйдан хуҗалары Иске Тимкә, Уразай авыллары җыелма командасы, Балтач авылының «Төнге бүреләр» һәм Сәйтәк, Тучыбай авыллары җыелма командалары катнашты.

Ярышны район спорт комитеты һәм иганәче – индивидуаль эшкуар Фәрит Дәүләтханов оештырды. Ф. Дәүләтханов командалар, иң көчле хоккейчылар өчен саллы буләкләр һәм төп приз – кубокны алып килгән.

Уенчылар һәм тамашачылар өчен кайнар чәй оештырылды.
Ярышлар көчергәнешле һәм мавыктыргыч үтте.
Турнирны мәйдан хуҗалары һәм «Төнге бүреләр» (Балтач) башлап җибәрде. Иске Тимкә – Уразай җыелма командасы көндәшләрен 9 : 1 исәбенә җиңүгә иреште.

Икенче уенда «Төнге бүреләр» Сәйтэк – Тучыбай җыелма командасын 7 : 3 исәбендә җинделәр.

Турнирның җиңүчесе өченче уенда ачыкланды. Иске Тимкә – Уразай җыелма командасы Сәйтәк – Тучыбай җыелма командасын 4 : 2 исәбендә җиңеп турнирның төп призы – кубокны яулады. Икенче урында Балтачның «Төнге бүреләр» командасы. Сәйтәк – Тучыбай җыелмасы өченче урын белән кәнагатьләнде.

Турнирның ин яхшы капкачысы итеп Шәйхетдинов Рәмил (Балтач), иң яхшы сакчы итеп Масалимов Рәмил (Сәйтәк), иң яхшы һөҗүмче – Гафуров Динар (Уразай) танылды. Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Данил Шәйхлисламов (Иске Тимкә) игълан ителде.

Турнирны оештыруда, көннәрнең җылы торуына карамастан, бозны яхшы сыйфатлы әзерләгэн очен кунаклар Иске Тимкә мәктәбе директоры Эльвера Хөрмәтовага, мәктәпнең физкультура укытучысы Рөстәм Сәфәровка рәхмәтләрен белдерделәр.