Кич саен — тимераякта

9 Февраль, 2016 - 12:00.Спорт

Район үзәге Иске Балтачтагы “Яшьлек”физкультура – савыктыру комплексының боз мәйданчыгында теләүчеләр өчен һәр кичтә тимераякта шуу мөмкинлекләре булдырылган.

—Тимераякларны прокатка көн саен 15—20 кеше алса, үзләренең тимераяклары белән килгән спорт сөючеләр бозда бушлай шөгылләнә ала. Кич саен төрле яшьтәге 50—55 спортчы күңеле булганчы бозда шуып, ял итеп, бер-берсе белән аралашып таралыша, мәйданчык күңелле шау-шудан гөр килеп тора, — ди комплекс директоры Фәрит Галимов.