“КАЙДА ҮЛЕМ САТАЛАР,ХӘБӘР ИТ»

Бөтенрусия наркотикларга каршы акциясе чикләрендә

Башкортстан Республикасында һәм шул исәптән безнең районда “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” Бөтенрусия наркотикларга каршы акциясе дәвам итә.
Район җирлегендә бу акция район прокуратурасы, район яшьләр комитеты, “Романтик” яшүсмерләр клубы һәм Яшьләрне эш белән тәэмин итүгә булышлык итү республика үзәгенең район филиалы белән берлектә оештырыла.

Аның чираттагысы да яшь волонтёрлар катнашлыгында наркоманияне профилактикалауга юнәлтелде һәм яшүсмерләрне, өлкән буын вәкилләрен мөһим чарага актив кушылырга, уяу һәм наркотик һәм наркобизнес мәсьәләләренә игътибарлы булырга чакырды.

Хөрмәтле гражданнар! Тик бердәм булганда гына бу социаль бәлага әверелеп барган проблемадан котылырга мөкин.
Республикада тәүлек әйләнәсенә наркоконтрольның ышаныч телефоны (8-800-347-20-30) эшли, аның буенча кешеләр наркотиклар әзерләү, саклау һәм сату, притоннар урнашуы турында мәгълүматны хәбәр итә ала.

Моңардан тыш, гражданарның наркоманияне кисәтү буенча хәбәрләре, тәкъдимнәре һәм сораулары район үзәгенең “Лагуна” кибетендә урнаштырылган махсус тартмага җыелачак. Бер генә шалтырату яисә хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак, бөтен мәгълүмат җентекле тикшерелә һәм анализланачак.

Бердәм көч белән “үлем сату”га юл куймыйк, җәмәгать!