БЕР—БЕРЕБЕЗГӘ МИҺЕРБАНЛЫ, ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫЙК...

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләнә. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителгән бу көннең әһәмияте зур. Чөнки ул инвалидларның мохтаҗлыкларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның абруен яклауга, аларның яшәеш проблемаларын аңлап, күреп ярдәм итү өчен кирәк.

Районда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар көнен тантаналы билгеләү матур традиция төсен алды. Район Хакимияте районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге, районның инвалидлар җәмгыяте инициативасы белән оештырылган чараның чираттагысы да тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәменә әверелде.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов чарага килгән кунакларны тәбрикләп: “Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар җәмгыятебез тормышында актив катнашырга, барлык кешеләр кебек үк тулы хокуклардан иркен файдаланырга, тигез мөмкинлеккә ия булырга тиешләр”, — дип белдерде һәм чараны ачып, районның спорт, мәдәният чараларында актив катнашучы мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга район Хакимиятенең Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Арытабан, тәбрикләү сүзләренә район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова, район мәдәният сарае директоры Дамир Хәмәтов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Раушания Мәхмүтова, ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субышева, районның яшьләр комитеты рәисе Илнур Сираев һәм башкалар кушылдылар.

Әлбәттә, бәйрәм кунаклары да чараның үзәгендә булдылар. Әйтергә кирәк , алар арасында көчле рухлы шәхесләр бихисап иде. Аларның һәрберсе сәхнә түренә узып чыгыш ясады. Көндәшледән Мөкатдис Сәмиев, Көмьязы авылыннан Галләмовлар (әнисе белән улы) гаиләсе моңлы җырлар башкарып тамашачылар күңелен яуладылар, Мөнир Җамалетдинов мандолинада көйләр һәм җырлар башкарды. Сәйтәк авылыннан килгән Гали Муллахмәтов сәнгатькә гашыйк кешеләрнең берсе, ул да кабатланмас моңлы тавышы белән тамашачы күңелен әсир итте. Шулай ук Әхнәф Шәймөхәмәтов, Хатип Сираев, Фәния Шакировалар укыган фикергә бай шигырьләр, иң өлкән катнашучы Әхсән абый Халиковның соклангыч итеп җырлавы, район мәдәният сараеның хатын-кызлар вокаль ансамбле, яшүсмерләр һәм өлкәннәр башкаруындагы шаян биюләр бәйрәм тантанасына ямь өстәде.

Күркәм чара янә бер истәлекле мизгеле белән сөендерде. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар — Янтимер авылыннан Гөлнара Бикмурзина белән Марс Бәдамшин шушы көннәрдә районыбыздагы матур гаиләләр сафын тулыландыручылар. Яшьләрнең законлы никахларын теркәү уңаеннан, алар адресына ихлас котлау сүзләрен районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субышева җиткерде. Тантананы эчтәлекле итеп Фәридә Гафурова алып барды. Аннары бәйрәм кунаклары спорт ярышларында көч сынашты. Нәтиҗәдә, беләк көчен (армспорт) сынаучылар арасында Илдар Мәхмүтов беренче, Фидус Әбделхәкимов — икенче, Галихан Гаттаров өченче урыннарны яуладылар.

Хатын-кызлар арасында Зөмәирә Әбделхәкимова беренчелекне бирмәде, икенче урынга Хәлизә Зиннәтшина, өченчегә Зилә Абрарова чыкты.

Шахмат уенында призлы урыннарны Зөфәр Рамазанов, Мөкатдис Сәмиев, Әдип Әлетдиновлар алды. Шашка уенында Әнисә Сафина — беренче, Гөлфара Шәйхетдинова — икенче, Флүрә Сафина өченче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, бүләкләр тапшырылды.

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, райондашларыбызга актив тормыш ягында булганнары өчен афәрин, дип әйтәсе генә кала. Әлбәттә, күтәренке кәеф, йөрәктәге иҗади ялкын сырхауларны бөтенләйгә онытырга ярдәм итә. Киләчәктә дә шулай була күрсен, ә без исә, янәшәбездәге игътибарга мохтаҗ кешеләргә җылы сүзебезне, йөрәк җылыбызны жәлләмик.
Гөлназ КАШАНОВА.