Сәясәт

САЙЛАУ ХОКУКЛАРЫН ӨЙРӘН!

17 Октябрь, 2015 - 09:09.Сәясәт

Викторинаның төп максаты: яшь сайлаучыларның Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының электораль процессларына кызыксынуын актуальләштерү, яшьләрнең игътибарын сайлау хокукы һәм сайлау процессына юнәлтү, актив гражданлык позициясе булдыру, шулай ук сайлау процессына бәйле бурычларны хәл итүдә иҗади алымны үстерү.

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ КҮРГӘННӘР...

Көндәшле урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрелә. Әле күптән түгел генә “Без — сугыш чоры балалары” дигән кичә үтте.

ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОННАРЫНА ШАЛТЫРАТЫРГА МӨМКИН

3 Апрель, 2015 - 15:42.Сәясәт

Бүгенге көн һәркайсыбыздан игътибарлы һәм уяу булуны таләп итә. Халык битараф булмаган очракта гына хәвефсез тормышны күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа да иясез сумка, пакет яисә башка сәер әйберләрне күргән очракта бу хакта вакытында хәбәр итәргә кирәк. Хәвефсез тормышны хәстәрләү хәерле.

Район Хакимияте башлыгы Р.Ә. Галләмов отставкага чыкты

25 Ноябрь, 2014 - 11:19Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттан тыш үткән 38нче утырышында район Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмовның вәкаләтләрен туктату турындагы мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә республика Президентының Дәүләт-хокукый идарәлеге начальнигы, республика Президентының Дәүләт җыелышы — Корылтайдагы тулы вәкаләтле вәкиле Альбина Воробьева, БР Хөкүмәте Аппаратының агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илшат Фәйзрахманов, республика Президентының территорияләр белән эшләү һәм кадрлар сәясәте Идарәлегенең территорияләр белән эшләү бүлеге киңәшчесе Марат Гыйләҗев катнашты.

„КҮРЕНЕП ТОРА: СОЛДАТТА БУЛГАН ЕГЕТ”

6 Ноябрь, 2014 - 15:08Рима ВӘЛИЕВАСәясәт

Тормыш мәктәбе — хәрби хезмәткә юлланасы егетләрне хөрмәтләү йөзеннән районда „Призывник көне” тантаналы чара үтә. Быел исә олы, урта буын вәкилләре булачак солдатларга ихлас теләкләрен юлларга омтылгандай монда җыелган. Күңел түрендәгесен тик якыннарга гына һич яшерми җиткереп була. Киңәш биргән кешең моңа колак салса һәр сүзең, олылар әйтмешли, савапка тиң гамәл. Бер дә юкка гына тормыш тәҗрибәсе бай булганнарга ил агаларына кадәр мөрәҗәгать итмиләрдер. Киңәшле эш — җиңүгә юлны кыскартадыр кебек.

ХАЛЫК САЙЛАУДА АКТИВ КАТНАШТЫ

17 Сентябрь, 2014 - 10:05Рифина НИГАМӘЕВАСәясәт

14 сентябрь көнне Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулары үтте. Балтачлылар мөһим сәяси вакыйгада актив катнашты. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларында һәркем гражданлык бурычын үтәргә ашыкты.

РӨСТӘМ ХӘМИТОВ ГЕРОЙ БАЛАЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕ


Рөстәм Хәмитов батырлык кылган балаларга бүләкләр тапшырды. Унбер яшь геройның гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән кыюлыгы „Кайнар йөрәк” иҗтимагый-дәүләт инициативасының дипломнары, күкрәк билгеләре һәм „Берег” дип аталган балаларны сәламәтләндерү лагерена путёвкалар белән билгеләнде.

КЕШЕЛӘР МӘНФӘГАТЕНӘ, РЕСПУБЛИКА ИГЕЛЕГЕНӘ

4 Август, 2014 - 08:44.Сәясәт

Чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры, БРның Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, Балтач һәм Аскын районнарының Хакимият башлыклары Рәфил Галләмов һәм Фларит Усманов түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда агымдагы елның өченче кварталында берлектәге эш мәсьәләләре һәм чаралар планы буенча фикер алыштылар.

УКЫРГА, УКЫРГА ҺӘМ ТАГЫН БЕР ТАПКЫР УКЫРГА...


Бердәм дәүләт имтиханнары үтте, саннарга күз салырга вакыт


Республика буенча күрсәткечләрнең алдагы елларга караганда күпкә түбән булачагы турында фаразлар дөрескә чыкты. Рус теле имтиханының нәтиҗәләре билгеле булу алдыннан минималь баллның узган елдагы 36дан 24кә төшерелү хәбәре үк ата-аналарны да, сынаулар үтүче яшьләрне дә хафага салды. Имтихан тапшыру таләпләрен катгыйлату эзсез үтмәде: түбән баллар алучы күпләр өчен югары уку йортларына керү юлы быелга ябык булачак.

ӘНӘ КИЛӘ БЕР ТАКСИ...

29 Апрель, 2014 - 10:02Дамир ХӘЙРТДИНОВСәясәт

Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты пассажирларны хезмәтләндерергә хокукы булган эшкуарлар исемлеген үзенең сайтында урнаштырачагы турында Башинформ агентлыгы 2012 елның 12 августында бәян иткән булган. Таксист бу реестрга кертелмәгән икән, димәк ул пассажирларны легаль булмаган юл белән хезмәтләндерә дигән сүз.

RSS-материал