Сәясәт

«ЯКТАШЛАР» ПРОЕКТЫ: ХАЛЫК ФИКЕРЕ

12 Февраль, 2013 - 13:33Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

«Единая Россия» партиясенең инициативасы белән республикабызда башлангыч алган һәм тормышка ашырылган «Якташлар» проекты районда яшәүчеләрдә уңай фикерләр генә тудырды. Шулай булмый, кемнәр генә чыкмаган безнең төбәктән!? Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, ил, республика, район күләмендәге бихисап җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, игенчеләр, сәнгать осталары...

Райондашларыбыз тормышына нинди йогынты ясады «Якташлар» проекты? Ул безгә берләшергә ярдәм иттеме?

Шушы сораулар белән үзебезнең арада яшәгән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

ЯКЛАУ ТОЮ МӨМКИНЛЕГЕ НИКАДӘР?

10 Январь, 2013 - 15:57.Сәясәт

Авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү билгеләнешендә шәхси хуҗалыкларга кредитлар белән ярдәм итүне арттыру дәүләт сәясәтенеңөстенлекле юнәлеше булып тора.

Районда 9358 шәхси хуҗалык теркәлгән. Аларныңфинанс яклавы тою мөмкинлеге никадәр? Россельхозбанкның Башкортстан филиалы Иске Балтач өстәмә офисы управляющие Рәшит Тәрәкый улы ИСЛАМОВ белән әңгәмәдә сүз шул хакта.

ХУПЛАП КАРШЫ АЛЫНДЫ

13 Декабрь, 2012 - 08:55.Сәясәт

“Единая Россия”партиясенең республикабыз Президенты Рөстәм Хәмитов тарафыннан хупланган “Якташлар” дигән яңа проектына районыбызда яшәүчеләр дә теләк белән кушылды.

ХЕЗМӘТ АСЫЛЫ — ФИНАНС ТОТРЫКЛЫЛЫГЫНДА...

4 Декабрь, 2012 - 09:06Рәфисә НӘРТДИНОВАСәясәт

Агымдагы елда Русия казнчействосының барлыкка килүенә егерме ел тулды. Аның тарихы еракка киткән. Элек финанс ихтыяҗларын саклау, казна акчаларын куллану буенча контольлек итү, финанс сметаларын тикшерү казначейство тарафыннан башкарылган. Әлбәттә, еллар дәвамында тотрыклы эшләгән, үзенең функцияләрен ачык үтәгән, үсешкә йөз тоткан казна системасы барлыкка килә.

РӨСТӘМ ХӘМИТОВ: БУ ПРОЕКТ БАРЫБЫЗГА ДА КИРӘК

20 Ноябрь, 2012 - 10:25.Сәясәт

Шушы көннәрдә “Единая Россия” яңа проектны хәрәкәткә кертүне игълан итте. Аның исеме дә матур — “Якташлар”. Идеясе дә менә дигән — үзебез белән янәшәдә яшәгән кешеләр арасыннан “бүгенге көннең чын геройларын” ачыклау. Күпчелек фикереннән чыгып үзебезнең район, республика, бөтен ил тормышына тоемлы өлеш керткән кешеләрне атау.

“ҖЫЛЫЛЫК БИРҮ СЕЗОНЫНА ӘЗЕРБЕЗ”

Вакыт кышка табан бара. Көндезләрен кояш җәйне искә төшереп җылытса да, көзнең төннәре, иртәләре салкын. Суык үзен сиздергән саен, кеше кышка әзерләнү хәстәрен күрә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте исә бу эшне җәйдан башлап алып бара. Бу хакта җәмгыятьнең директоры Рәлиф ӘБРАРОВ сөйли.

“ЯШӘЛГӘН ГОМЕР ҺИЧ ҮКЕНЕРЛЕК ТҮГЕЛ!”

Матур язмышлы кешеләрнең гомер юлына игътибар иткәндә аларда алга омтылыш көчле булуы ачык күренә. Шушы яшәү чәме аларга ирешкән уңышларда тукталып калмаска дәрт бирә, халык арасында абруйлы, ышанычлы итә, әйдәүчегә әверелдерә. 1942 елда Иске Яхшый авылында дөньяга килеп, гомере буена туган җиренә, туган халкына хезмәт итеп яшәүче Мәүләви Вәлиев та һәрвакыт алга омтылып, намуслы яшәве белән авылдашларының һәм райондашларының ихтирамын яулаган кеше.

КЫЕРСЫТСАҢ, ЕЛАН ЧӘЧӘР ЗӘҺӘРЕН...

16 Август, 2012 - 08:35Дамир ХӘЙРТДИНОВСәясәт

Җәй айларында урыннарда агулы еланнар тешеннән зыян күрү ихтималы арта. Моның сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк. Кеше саклану чаралары турында уйлап тормый, җиләк һәм башкасын җыярга, ял итәргә, шулай ук башка төр максатлар белән табигатькә ашыга. Коры, җылы көнне резина итек кию кайберәүләр өчен исәрлек сыман. Рәхәт яратучылар җәй көннәрендә җиңел аяк киемендә йөрүне хуп күрә. Сланцы кию модага китте. Менә шул аяк киемендә елан белән очраш инде. Үзеңне бәхетсез очрак белән тәэмин иттең дигән сүз. Еланнар булган җирдә итектә йөрү, барыбер, ышанычлы.
Безнең төбәктә яшәүче кара елан зәһәрлеге ягыннан куркынычлар исәбендә. Быел республиканың Кушнарен районында кара еланнарның кешеләрне тешләве турында хәбәрләр ишетелде.

УҢГАН ДА СОҢ ПОМИДОРЛАРЫ!

14 Август, 2012 - 09:01Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Иске Балтач авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Хәнифә апа Әхмәтова элек-электән бакча үстерергә һәвәс кеше. Быелгы корылык елында да яшелчәләре ишелеп уңган уңган бакчачының. Помидор түтәлендә өлгергән бычье сердце сортлы бер помидоры 900 грамм авырлыкка җиткән.

СООБЩЕНИЕ территориальной избирательной комиссии

30 Июль, 2012 - 09:11А.Х. СираевСәясәт

Прием документов по выдвижению и регистрации кандидатов в депутаты Совета муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан и кандидатов в депутаты Совета сельского поселения Шавьядинский сельсовет муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан, на выборах, назначенных на 14 октября 2012 года, производится с 28 июля по 18 августа 2012 года в помещении территориальн

RSS-материал