ЯШЬ ГОМЕРЛӘР ӨЗЕЛМӘСЕН ЮЛДА

14 Июнь, 2012 - 10:58Гүзәл ВӘЛИЕВАСәясәт

Юл — бүгенге заман тормышының иң актуаль проблемаларының берседер ул. Анда нинди генә очраклар килеп чыкмый. Боларның күпчелеге авыр һәләкәт белән тәмамлана. Әлеге фаҗигаләрдә шулай ук балаларның да катнашлыгы күзәтелә. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәтү һәм аларны төрле фаҗигаләрдән курчалау максатыннан төрле чаралар үткәрелә.

Халыкара балаларны яклау көнендә Благовещен районында урнашкан «Зарница» спорт-сәламәтләндерү лагеренда «Хәвефсез көпчәк — 2012» республика конкурс-слеты үтте. Конкурс-слетның максаты — балага юлда йөргәндә ничек гомереңне сакларга кирәклеген, авыр хәлдә калсалар ничек беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтү һәм башкалар.
Озайлы җәйге каникул башланды. Балаларның буш вакыты күбәю сәбәпле аларның күпчелеген юлда очратырга мөмкин. Шуңа да конкурста катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен тагы бер тапкыр искә төшерү комачауламый.

«Хәвефсез көпчәк — 2012»дә республиканың төрле төбәкләреннән килгән балалар — яшь инспекторлар җыелып, юл йөрү кагыйдәләре буенча көч сынаштылар. Әлеге яшь инспекторлар арасында Балтач районының «Максимум» исемле командасы да бар иде. Команда составында Алмаз Абдувәлиев, Денис Кобелев, Лилия Фәйзханова, Ленара Солтановалар уйнадылар.

Конкурс-слетның тантаналы өлешендә яшь инспекторларны БР буенча Эчке эшләр министрлыгының баш дәүләт автоинспекторы Д.Гыйльметдинов, БРның мәгариф министры А.Гаязов тәбрикләде. «Юл йөрү хәрәкәтенең яшь инспекторлары! Сезне «Хәвефсез көпчәк» шәһәр һәм район бәйгеләрендә җиңүегез белән котлыйм. Менә инде күп еллар юл йөрү хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инпекторлар, укытучылар ярдәме белән укучылар арасында аңлатмалы эш алып баруда БРның дәүләт автоинспекциясенә ярдәм итәсез. Безнең бердәм эш уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Елдан-ел балалар катнашлыгындагы юл хәрәкәте фаҗигаләре кими», — дип конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. «Хәвефсез көпчәк» конкурсының мөһимлеген билгеләп «Хәвефсез хәрәкәт булдыру — дәүләтнең мөһим бурычы. Әлеге проблеманы чишүдә барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны, аеруча балаларны вакытында һәм дөрес тәрбияләү үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. ЮХХДИ инспекторларының балалар белән берлектә урамнарда рейдлар һәм башка төрле чаралар үткәрүе күзәтелә. Елдан-ел «Хәвефсез көпчәк» конкурсында катнашучылар саны да арта», — диде.

«Хәвефсез көпчәк — 2012» конкурс-слетында катнашкан балалар велосипедлар белән автошәһәрчекләрдә йөрделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча көч сынаштылар. Барлык уен төрләреннән соң җиңүчеләр билгеләнде. Республика слетында катнашкан бер генә команда да бүләксез кайтып китмәгәндер ул. Төрле номинацияләрдә билгеләнгән иң көчле ун команда үз бүләген алды. Шулар арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр» станциясендә призлы урын алып Балтач районы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отряды диплом белән бүләкләнде.
Конкурс-слетта катнашкан һәр укучы күтәренке кәеф белән үзләренә дуслар табып, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен кабат ныгытып таралыштылар.

Гүзәл ВӘЛИЕВА,
социаль педагог.