«ЯКТАШЛАР» ПРОЕКТЫ: ХАЛЫК ФИКЕРЕ

12 Февраль, 2013 - 13:33Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

«Единая Россия» партиясенең инициативасы белән республикабызда башлангыч алган һәм тормышка ашырылган «Якташлар» проекты районда яшәүчеләрдә уңай фикерләр генә тудырды. Шулай булмый, кемнәр генә чыкмаган безнең төбәктән!? Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, ил, республика, район күләмендәге бихисап җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, игенчеләр, сәнгать осталары...

Райондашларыбыз тормышына нинди йогынты ясады «Якташлар» проекты? Ул безгә берләшергә ярдәм иттеме?

Шушы сораулар белән үзебезнең арада яшәгән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Гөлфирә ҖИҺАНГИРОВА, пенсионер, Түбән Сикияз авылы:
—Анкеталар тутыру белән проблема юк. Һәр өйгә дип әйтерлек анкета бланклары таратылды. Кешелеклелеге, кечелеклелеге, халык өчен, җәмгыять өчен янып яшәве белән халык күңелендә урын алган шәхесләребез бик күп. Үзебезнең арада яшәгән кешеләрнең кылган изгелекләре бервакытта да онытылмавына, күңелләрдә саклануына тагын бер тапкыр ышандым мин. Халык үткәннәрен хәтерли, барлый, кайчандыр биләгән вазифасы өчен түгел, кылган изге гамәлләре өчен бәяли үзенең якташларын. Үз җиребезнең патриотларын җыеп, туплап, бәһалап, алар турындагы мәгълүматларны килер буыннарга җиткерү өчен җиң сызганып эшләүгә әйдәде, безне берләштерде бу проект. Әмма әле соңгы сүзне әйтергә иртәрәктер дип уйлыйм.

Рәфис МУЛЛАГАТДӘР, Иске Балтач авылындагы җәмигъ-мәчетенең имам-хатибы:

—Балтач җире дөньяга да, фәнгә дә бик күп данлы исемнәр биргән төбәк буларак билгеле. Тарих белән тирәнтен кызыксына башлагач, бик зур галимнәрнең, күренекле шәхесләрнең Балтач җире белән нинди дә булса бәйлелеген күреп хәйран калдым.
«Якташлар» проектының асылын туган төбәген күтәргән һәм чит җирләрдә төпләнеп тә зур кешеләр булган якташларыбызны барлауда, лаеклы бәһалауда күрәм. Ул проект безне тормышка гына түгел, кешеләргә дә игътибарлырак караш белән багарга өнди. Бу изге башлангыч киләчәктә кешеләрне берләштерәчәгенә һич бер шигем юк.
Ханис ХАҖИМОВ, районның балалар сәнгате мәктәбе директоры:

—Яңа проект старт алгач, бик күп якташларны искә төшереп мәкаләләр сериясе әзерләдем. Бу башлангыч алдагы көннәрдә Балтачыбыз тарихының нигезенә салыныр дип ышанам. Кайчандыр авылының чын патриоты булган, сәбәпсез онытылган, илебез өчен җанын да, канын да аямаган кешеләр онытылырга тиеш түгел.
Якташлар темасын күтәрү, дибез. Ул тарихи шәхесләребезне дә барлау, бүгенге көн геройларыбызны да тану. Яшь буын вәкилләре үткәннәрдә тирән эз калдырган данлы шәхесләребезнең фидакарь хезмәтләрен күреп белергә тиеш. Проект чикләрендә һәр кешегә ирек бирелде: кем кемне үз җиренең герое итеп күрергә тели? Шу ук вакытта ул дәвамлы эш булырга тиеш. Инвестицион проект белән районга кайткан якташларыбызны да онытырга хакыбыз юк. “Авылны бетермибез әле, энем!” — дип туган авылына кайткан кешеләребез ник тарихта эз калдырмаска тиеш?
Проектның тәрбияви әһәмияте зур. Мин аны шулай аңлыйм.
Габделсамат ГАТИН, хезмәт ветераны:

—Якташлар сүзен мин башлап армиядә хезмәт иткәндә ишеттем. Якташлар алар бер төбәктән килгән килгән кешеләр, берсе өчен берсе иң изге эшләрне эшләргә әзер торучылар, малын да, җанын да якташы өчен бирергә әзерләр, яхшы киңәш бирүчеләр. Армиядә якташларны күреп сөйләшсәң, күңел күтәрелеп, җанга рәхәт булып китә иде. Уфада институтта укыган вакытта Балтач районыннан чыккан күренекле шәхесләрне оештырып фотога төштек. Алар арасында Зәки Хәмитов, Фәрдүнә Касыймова, Әхнәф Харисов, Әбүбәкер Усманов, һәм башкалар бергә җыелышып, танышып, студентлар арасында Землячество оештырып йөрдек. 1970нче елларда булды бу.

Берничә ел район хакимияте булачак белгечләргә азык-төлек белән ярдәм итте, җыеп очрашулар үткәрде. Болар барысы да үз төбәгеңне яратырга, аннан чыккан шәхесләр белән танышырга, эшләргә дә, яшәргә дә ярдәм итә.