УҢГАН ДА СОҢ ПОМИДОРЛАРЫ!

14 Август, 2012 - 09:01Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Иске Балтач авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Хәнифә апа Әхмәтова элек-электән бакча үстерергә һәвәс кеше. Быелгы корылык елында да яшелчәләре ишелеп уңган уңган бакчачының. Помидор түтәлендә өлгергән бычье сердце сортлы бер помидоры 900 грамм авырлыкка җиткән.

—Майның 12, 15ләрендә сирәк кенә итеп утыртам помидорларны. Суны кызганмый сибәм. Көннәр җылыткач үсентеләрне җиргә чыгарып утыртам, — дип сусыл яшелчәләрне үстерү серләрен дә теләп уртаклашты героебыз.

Утыз сигез ел гомерен бухгалтер хезмәтенә багышлаган хезмәт ветеранын авылдашлары үрнәкле ана, хәстәрлекле хуҗабикә, өлгеле зур әни итеп белә. Ике кыз, бер ул үстергән ана балаларының уңышлары турында да сөйләп калырга ашыкты.
— Өлкән кызым Венера Мәскәүдә хәрби прокуратурада эшләп хаклы ялга чыкты. Иртәгә Турциядән кайтып җитәргә тиешләр. Алар кайтуына бик күп помидор җыеп куйдым. Икенче кызым Флүрә Уфа шәһәрендә яши, шәфкать туташы. Улым Ришат төзүче һөнәренә тугры, Санкт-Петербургта яши. Һәркайсы әни дип өзелеп торалар, һәркайчына исәнлекләр-иминлекләр теләп шөкер дип кенә яшим...

Сиксән өч яшендә дә тынгы белмәгән һәвәскәр бакчачының утырткан кишер, суган, чөгендер ише һәр яшелчәсе матур уңыш белән сөендергән. Ә сабагында пешкән кып-кызыл, эре-эре помидорларны һәр көнне чиләкләп җыя Хәнифә апа.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Автор фотосы.